9 октябрь 2015 яңалыклары
-
Сарманда кино ветераннары өчен өстәл табыны әзерләнде
Бүген "Сарман" кинотеатрында халыкка кино күрсәтү хезмәте ветераннары очраштылар. Киноучреждение хезмәткәрләре алар өчен өстәл табыны әзерләделәр. Очрашу бик күңелле үтте. Шулай ук киноучреждение хезмәткәрләре көче белән "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Кияү балакай" дигән кино күрсәтелде.
-
16 октябрьдә өченче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы утырышы була
16 октябрьдә 11.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы утырышы була. Аның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән: 1. Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында. 2. Сарман муниципаль район Советының даими комиссияләре турында. 3. Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын...
-
Татар Карамаласында яшәүче Римма Ибраһимова – бар яктан да булган кеше
Сөбханалла! Бу йортка килеп кергәч, хуҗаларны күргәч тә, беренче сүз шул булды. Күңел күтәренкелеге, яшәү дәрте ташып тора алардан. Бүген 80 яшьлеген билгеләп үтүче Римма апа Ибраһимова белән очраштым мин Татар Карамалысы авылында. 30 октябрьдә исә аларның Ракит абый белән гаилә корып, пар канат булып яшәүләренә 55 ел тула икән....