7 октябрь 2015 яңалыклары

  • 7 октябрь 2015 - 13:45
    Сарманда Мәдинә Маликова белән очрашу үткәрелде
    Бүген, 7 октябрь көнне, район үзәгендәге "Сарман" кинотеатрында якташыбыз - күренекле татар язучысы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Маликова белән очрашу үткәрелде. Аның белән бергә Сарман төбәгенә иҗатташ дуслары Рәмис Аймәт, Факил Сафин да килгән иде. Очрашуда язучының туганнары, районның әдәбият сөючеләре һәм башкалар катнаштылар....
    821
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 13:35
    Сарманда ЮХИДИ рейды үтә
    Бүген Сарманда юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны һәм аларны бозган өчен штрафларны түләмәүчеләрне ачыклау буенча ЮХИДИ рейды үтә. Анда район ЮХИДИ бүлекчәсе, суд приставлары, ведомстводан тыш сак хезмәте, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре һәм участок уполномоченныйлары чыктылар. Хәзерге вакытта рейд дәвам итә.
    0
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 13:28
    Сарманда кино ветераннары бүләкләнде
    Киноучреждение җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов кино хезмәте ветераннарының өйләрендә булып, аларны Өлкәннәр көне белән котлады. Ул Альбина Яруллина, Мансур Хөснетдинов, Фәхерлеҗинан Мөхәммәтҗанова, Кыям Ризатдинов, Мөгаллимә Гаделшина, Роза Фәрхетдинова, Алира Солтанова, Гөлия Хәмидуллина һәм башкаларга, саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык теләп, киноучреждение коллективы исеменнән акчалата бүләкләр тапшырды. Мансур абыйга ул Люция Зиннурованың «Әйтер сүзем...
    772
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 11:12
    Районда пенсионерларга бүләкләр таратылды
    Районыбызның 319 пенсионерына Өлкәннәр көне уңаеннан бүләкләр тапшырылды. Әлеге бүләкләр эшләп чыккан оешмасы таралган пенсионерларга таратылды. Күчтәнәчләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов әзерләделәр. Бүләкләрне ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте өләште. Өлкәннәр искә алуга бик сөенделәр, оештыручыларга рәхмәт әйттеләр.
    492
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 09:51
    Сарманда өл­кән­нәр өчен Бер­дәм буш­лай юри­дик яр­дәм һәм хо­ку­кый бе­лем­нәр кө­не үт­кәреләчәк
    9 ок­тябрь­дә өл­кән­нәр өчен Бер­дәм буш­лай юри­дик яр­дәм һәм хо­ку­кый бе­лем­нәр кө­не үт­кә­ре­лә. Алар үз­лә­рен кы­зык­сын­дыр­ган со­рау­лар бе­лән 9.00 сә­гать­тән 12.00 сә­гать­кә­чә «Бер­дәм Рос­си­я» пар­ти­я­се­нең җир­ле бү­лек­чә­се­нең «Сар­ман» ки­но­те­ат­рын­да ур­наш­кан ка­бул итү бүл­мә­се­нә мө­рә­җә­гать итә ала­лар. Би­ре­дә өл­кән­нәр­не но­та­риус, ад­во­кат, ра­йон Со­ве­ты­ның һәм Баш­кар­ма ко­ми­тет­ның юрист­ла­ры ка­бул итә­чәк.
    704
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 07:44
    Район делегациясе Казанда тантаналы чарада катнаша
    Бүген Казанның «Корстон» кунакханә комплексында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара уза. Анда Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә безнең район вәкилләре дә катнаша.
    706
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 07:14
    Районда әҗәтләрне җыеп алу буенча айлык бара
    2 октябрьдә Сарман Пенсия фондында суд приставлары белән берлектә шәхси эшмәкәрләрдән Пенсия һәм медицина иминиятләре фондларына әҗәт җыеп алу буенча айлык үткәрү турында киңәшмә узды. Киңәшмәдә 3 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр арада айлыкны оештыру мәсьәләләре каралды. Бу чорда суд приставлары белән берлектә базар һәм сату нокталарына чыгу, әҗәтлеләрнең транспорт чараларын...
    538
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 06:16
    Районда атна шәхесләре – Раил Габдрахманов, Ирина Кәлимуллина һәм Данияр Якупов
    Ра­ил Габд­рах­ма­нов Габд­рах­ма­нов Ра­ил Миз­хәт улы 1964 ел­да Бо­ла­мык авы­лын­да туа. Хез­мәт юлын 1987 ел­да, А.Н.Ту­по­лев исе­мен­дә­ге Ка­зан ави­а­ция инс­ти­ту­тын тә­мам­лап, Ка­мАЗ­да ин­же­нер-тех­но­лог бу­лып эш­ләп баш­лый. 1991 ел­да Сар­ман то­рак-ком­му­наль ху­җа­лы­гы­на мас­тер итеп кү­че­ре­лә. Бе­лем­ле, прин­ци­пи­аль, оеш­ты­ру сә­лә­те­нә ия бу­луы аңа «Нур» то­рак ми­лек­че­лә­ре шир­кә­тен, ра­йон­ның ида­рә­че ком­па­ни­я­сен уңыш­лы җи­тәк­ләр­гә...
    767
    0
    0
  • 7 октябрь 2015 - 04:13
    Районда беренче кар төште
    Быел табигать үз хикмәтләрен күп күрсәтте. Алар әле хәзер дә дәвам итә. Бер атна элек кенә "әбиләр чуагы" булса, кичә коеп яңгыр яуды, бүген бөтенләй кар төшкән. Әлбәттә, ул озакка түгелдер, тик шулай да. Сынамышлар буенча, димәк, кырык көннән чын кар ятачак. Ә хәзерге һава торышыннан хәтта үрдәкләр аптырашта.
    0
    0
    0
Реклама