6 октябрь 2015 яңалыклары
-
Саклаубаш авыл җирлегендә өлкәннәр өчен бәйрәм үткәрелде
Саклаубаш җирлегенең бар авылларында "Туган як" агрофирмасының иганәчелек ярдәме белән өлкәннәр өчен бәйрәм үткәрелде. Өстәлләр мулдан әзерләнгән иде. Җыелган өлкәнннәргә узләренең теләкләрен белдерүче район Советы аппараты җитәкчесе ФәндәсВәлиевның, авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәевның, ветераннар советы рәисе Гомәр Мортазинның һәм башкаларның сүзләре күңелләргә хуш килде. Мәдәният хезмәткәрләре бик матур концерт оештырган...
-
Район "Шәфкать" үзәгендә күрмәүчеләр Әнвәр Гәрәев белән очраштылар
Бүген, 6 октябрь көнне, "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чаллы бүлекчәсе рәисе Әнвәр Гәрәев белән очрашу булды. Ул үзе, җәмгыятьнең тарихы, сукырлык буенча инвалидларга тудырылган мөмкинлекләр, законнардагы үзгәрешләр һәм башкалар хакында сөйләде. Очрашуда җәмгыятьнең Сарман бүлекчәсе җитәкчесе сайланды. Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә...
-
Әлмәт авылыннан Сәрвәровлар гаиләсенә балалары туу турында таныклык тапшырылды
5 октябрьдә үзәк район хастаханәсенең туу бүлегендә яңа туган Салаватның әти-әнисенә тантаналы рәвештә баланың туу турында таныклыгы тапшырылды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина Альмир белән Миләүшә Сәрвәровлар гаиләсенә бәхет, уңышлар, балалары сау-сәләмәт булып үсүен, үзләренең унышлары белән сөендереп торуларын теләде.
-
Сарманда пенсионер хатын-кызлар арасында "Автоледи" бәйгесе үтте
Бүген Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан пенсионер хатын-кызлар арасында (55 яшьтән башлап) автотраснпорт йөртү осталыгын бәяләү буенча «Автоледи» бәйгесе уздырылды. Бәйгедә катнашучылар ике төрле ярышта үзләрен сынап карадылар. Иң беренче хатын- кызлар транспорт чарасын автошәһәрчектә фигуралы йөртү бәйгесендә катнаштылар. Аннары «В» категориясе билетлары буенча теоретик экзамен бирделәр. Бәйгедә өч пенсионер хатын-кыз катнашты:...
-
Районның иң популяр укытучылары билгеләнде
Без районның иң популяр укытучысын билгеләүне бүгенгә игълан иткән идек. Комментарийларда иң күп булып Сарман гимназиясе укытучысы Гөлшат Фәрхетдинованың исеме аталды. "Лайк"лар саны буенча Сарман урта мәктәбе укытучысы Рамилә Гыйльфанова җиңде.