2 октябрь 2015 яңалыклары
-
Гадәттән тыш хәлләр идарәсе ачык дәрес үткәрде
Бүген, 2 октябрьдә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район идарәсе Сарман гимназиясе укучылары белән "Тормыш иминлеге нигезләре" дигән ачык дәрес үткәрде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Андрей Едоменко укучыларны мониторинг күзәтүе җайланмасы, огнетушитель, лафет һәм башкалар белән таныштырды. Ачык дәрес укучыларда зур кызыксыну уятты, алар янгын сакчылыгы,...
-
Иске Кәшер авыл җирлегендә Өлкәннәр көнен уздырдырдылар
Иске Кәшер авыл җирлегенәэ барлыгы 241 пенсионер яши. Аларның һәрберсен хөрмәтләп, Өлкәннәр көне белән котладылар. Иске Кәшер авыл җирлегендә 5 урында бәйрәм үткәрелде,өлкәннәрне олылап кунак иттеләр.
-
Кәүҗияк авыл җирлегендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Безнең Кәүҗияк авыл җирлегендә дә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм тантанасы мәктәптә узды. Кичә күңелле җырлар, матур биюләр, ялкынлы шигырьләр, котлаулар белән үтте. Иң элек өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы Фиргат Әхсән улы котлады. "Гомерләре буе...
-
Сарманда үзәк базар янында мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе бара
Агрофирмалар, фермерлар, авыл җирлекләренә караган учреждениеләр үзләре җитештергән продукция белән сәүдә итәләр. Биредә ит-сөт, яшелчәләр генә түгел, пешкән ризыклар да сатып алырга була. Мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмаган - концерт программасы әзерләгән.
-
"ТНВ- Татарстан" каналыннан Сарман турында сюжет күрсәтеләчәк
4 октябрьда " ТНВ-Татарстан" каналында Сарман турында карый аласыз. Сюжет 18: 15 "В центре внимания" программасында күрсәтеләчәк.
-
Зур Нөркәй авыл җирлегендә Өлкәннәр көне билгеләнеп үтте
"Көзләрдә дә язлар кабатлана"-әнә шундый исем астында Зур Нөркәй авыл җирлеге өлкәннәр көнен билгеләп үтте. Табын артына җыелган өлкәннәребезне авыл җирлеге башлыгы Гайсин Р.М., "Нөркәй" агрофирмасы җитәкчесе урынбасары Шайхеразиев Х.Ш. һәм ветераннар советы җитәкчесе Абдуллина Н. бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм табыны өлкәннәребез катнашында концерт номерлары белән үрелеп барды. Лена апа,...
-
5 октябрьдә 9.00 сәгатьтә «Сарман» кинотеатрында Өлкәннәргә бушлай кино күрсәтеләчәк
5 октябрьдә 9.00 сәгатьтә «Сарман» кинотеатрында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Корыч» дип исемләнгән татарча кинофильм күрсәтеләчәк. Керү - бушлай. Өлкәннәр ункөнлектә шулай ук «Мәдинә», «Еще раз про любовь» дигән фильмнар да карый алалар.