1 октябрь 2015 яңалыклары
-
Күтәмәледә "Өлкәннәр көне" күңелле үтте
"Өлкәннәр көне" уңаеннан барлык авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә өлкәннәрне тәбрикләү, хөрмәтләү тантаналары үтә. Тормыш, хезмәт тәҗрибәләре белән бүлешеп, акыллы, зирәк киңәшләре белән ярдәм итеп яшәүче абый-апаларыбыз, әби-бабаларыбызга бу көнне аеруча игътибар, ихтирам күрсәтергә тырышабыз. Мул табыннар артына җыелып, өлкәннәребез бер-берсе белән күрешә, аралаша. Җырлы-моңлы мондый очрашулар киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, җан...
-
Сарманда чакыру комиссиясе җыелды
Бүген Хәрби комиссариатның район бүлегендә чакыру комиссиясе җыелды. Хезмәт итәргә яраклы яшь егетләр армия сафларына чакырылулары турында белдертелделәр. Булачак солдатларга октябрьдә үтәчәк чаралар турында әйтелеп узды. Егетләр Сарман муниципаль районы башлыгының тантаналы котлавына чакырылдылар.
-
"Шәфкать" үзәгендә һәм Җәлилдә "Өлкәннәр көне" уңаеннан бәйрәм чаралары узды
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Өлкәннәр көне" уңаеннан уздырылган бәйрәм тантанасында катнашты. Бәйрәмгә бүгенге көнгә сакланып калмаган оешмалардан лаеклы ялга чыккан өлкәннәр, гаиләләрендә ятим балалар тәрбияләүче изге җанлылар чакырулы иде. Аларга карата иң җылы теләкләр, матур дәртле җырлар яңгырады. Өлкәннәребез үзәк директоры Хәмзә Фарукшин,...
-
Районның иң популяр укытучысын билгелибез
Укытучылар хезмәте авыр да, җаваплы да, бик күп физик һәм рухи көч таләп итә. Без аларга олы тормышка аяк басарга ярдәм иткән өчен бурычлы. Һәркемнең яраткан укытучысы бар. Ә сезнең яраткан укытучыгыз кем? Җавапларны комментарийларда калдырыгыз.
-
Районда гражданнар оборонасы айлыгы үтәчәк
2 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы җитәкчесе боерыгы нигезендә гражданнар оборонасы айлыгы үткәрелә. Аның нигезендә район башлыгы Фәрит Хөснуллинның да боерыгы чыкты. Гражданнар оборонасы гомумдәүләт саклык чараларының иң мөһим өлешләренең берсе булып тора. Эре шәһәрләрне һава һөҗүменнән саклау, аның нәтиҗәләрен тиз арада бетерү өчен булдырылган бу хезмәткә...