28 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 28 сентябрь 2015 - 12:32
    Сарманда "Дулкын" бассейны эшен дәвам итә
    Быел җәй бик җәйгә "охшап бетмәсә дә", су керү сезоны шуңа туры килде. Көз җылы килсә дә, су керү мөмкинлеге юк диярлек. Ә сәламәт яшәү рәвешеннән беркемнең дә баш тартасы килми. Су керергә теләүчеләр район үзәгендәге "Дулкын" бассейнына килә алалар. Анда, йөзүдән башка, тренажерлар залында шөгыльләнергә була.
    619
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 11:28
    Район пенсионер хатын-кызлары "Автоледи" бәйгесендә көч сынашачаклар
    Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 6 октябрьдә пенсионер хатын-кызлар арасында (55 яшьтән башлап) автотраснпорт йөртү осталыгын бәяләү буенча «Автоледи» бәйгесе уздырыла. Бәйгедә катнашучылар ике төрле ярышта үзләрен сынап карыйлар: 1. «Юл кагыйдәләре белгечләре» - «В» категориясе билетлары буенча теоретик экзамен. 2. Транспорт чарасын автошәһәрчектә фигуралы йөртү (һәр катнашучы үзенең транспорт чарасында йөри)....
    705
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 11:08
    Районда алдынгы механизаторларга сертификатлар тапшырылды
    Шикәр чөгендере үсемлекчелек тармагында иң табышлы культура санала. Соңгы елларда районда ул үстерелә торган мәйданнар да артты, чәчү әйләнешендә аны урнаштыруга игътибар да көчәйде. Агрофирмаларда татлы тамыр тулаем бер массив итеп игелә. Бу эшләрне оештыруда да уңайлылык тудыра. Шикәр чөгендере быел районда 9060 гектарда үстерелде. 28 сентябрьгә ул 4506 гектардан...
    539
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 07:28
    Бүген Ләкегә Өл­кән­нәр кө­не уңа­ен­нан Вил Ус­ма­нов килә
    Ра­йон­га Өл­кән­нәр кө­не уңа­ен­нан Вил Ус­ма­нов һәм аның иҗат­таш дус­ла­ры кон­церт­лар бе­лән ки­лә. Алар бүген, 28 сен­тябрь­дә, - Лә­ке, 29ын­да - Өчөй­ле Сак­лау, 30 сен­тябрь­дә Сар­ман мә­дә­ни­ят йорт­ла­рын­да бу­ла­чак. Кон­церт­лар­га барлык өлкәннәр һәм 13 сен­тябрь­дә сай­лау учас­ток­ла­ры­на бе­рен­че­ләр­дән ки­лү­че­ләр­гә, ве­те­ран­нар хә­рә­кә­те ак­ти­вист­ла­ры­на би­рел­гән «Мин сай­ла­дым, Сар­ман!» хеш­тег­ы төшерелгән кәгазь беләзекләр...
    523
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 05:15
    Яхшыбайда пальмалар үсә
    Сентябрь ае ахырына якынлашып килүгә карамастан, Яхшыбай авылында пальма агачлары үсеп утыра. Ринат һәм Рәхимә Сагындыковларга килеп керсәң, үзеңне җылы якта дип хис итә башлыйсың. Өй биеклеге ике пальма сине үз кочагына ала. Шулай ук авылда Фәрхинур Кашапова һәм Булат белән Гөлүсә Исламовларның бакчаларында берничә төрле гөлләр шау чәчәктә утыра.
    440
    0
    0
Реклама