25 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Сарманда инвалид балалар өчен Корбан ашы үткәрелде
Бүген, 25 сентябрь көнне, район үзәгендәге "Восточное" кафесы хуҗасы Әминә Ишморатова кафеда инвалид балалар өчен Корбан ашы үткәрде. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре алар өчен бик матур бәйрәм программасы әзерләгәннәр иде. Балалар, табын тулы сый-нигъмәтләр белән сыйлана-сыйлана, төрле уеннарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, үз һөнәрләрен күрсәттеләр - җырладылар, биеделәр, бүләкләр алдылар. Бу...
-
Районда "Бердәм пенсия грамоталылыгы көне" үтте
22 сентябрьдә дүрт урта мәктәптә, Сарман аграр көллиятендә «Бердәм пенсия грамоталылыгы көне» узды. Аның барышында район пенсия фонды идарәсе белгечләре пенсия иминияте нигезләре, булачак пенсияне арттыру юллары турында сөйләделәр. Гимназия укучылары өчен район пенсия фондына экскурсия оештырылды.
-
Район авылларында Корбан гаетен билгеләп үттеләр
Кичә, 24 сентябрьдә, Корбан гаете район авылларында да билгеләп үтелде. Иске Кәшердә авыл советы территориясендә Корбан бәйрәме үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов һәм авылның күренекле шәхесе Зиннәтулла Хәсәнов корбан чалдырдылар. Итнең бер өлеше урын өстендә ятучыларга таратылды. Урамда ике казанда пылау һәм ит белән бәрәңге шулпасы пешерелде. Бәйрәм дәвамында...