Җәлилдә ярминкә үтәчәк
19 сентябрьдә Җәлил бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак. Анда агрофирмалар, фермер хуҗалыклары, эшмәкәрләр үзләре җитештергән продукция белән сәүдә итәчәк. Ит, сөт, яшелчә сатып аласыгыз булса, ярминкәгә рәхим итегез! Сезне үзәктәге мәйданда иртәнге сәгать 7дән үк көтәләр.