15 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Район спортчылары Республика беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар
Август ахырында «Җәлил» чаңгы-спорт комплексында 1998 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында Сарман муниципаль районы башлыгы призларына гомуми физик әзерлек буенча Татарстан Республикасының Җәйге Беренчелеге үтте. Ул Республика көненә багышланган иде. Ярышларда Татарстанның 9 шәһәреннән һәм 10 районыннан спортчылар чыгыш ясадылар. Ә район данын «Старт» балалар һәм яшүсмерләр...
-
Районда игеннәрне җыеп алу эшләре ахырына якынлаша
Районда игеннәрне җыеп алу соңгы гектарларда бара. Хуҗалыкларда 1040 гектарда кузаклы культура люпин игелгән иде, аны суктырып аласы бар. Бу көннәрдә рапсны теземнәргә салалар. Шикәр чөгендере 3055 гектардан казылды. Һәр гектардан уртача 350 центнер уңыш алына. Казылган татлы тамырның 72478 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды. Аның 27120 тоннасы - «Җәлил»,...
-
Сарманда ягулык сезонына әзерлеккә багышланган брифинг үтте
Бүген район Советының кече утырышлар залында 2015-2016 елларда ягулык сезонына әзерлеккә багышланган брифинг узды. Ул видеоконференция режимында үткәрелде. Брифингта күпфатирлы йортларда, социаль-мәдәни өлкә объектларында ягулык сезонына әзерлеккә аеруча зур игътибар бирелде. Ахырда брифингта катнашучылар кызыксынган сорауларын бирделәр, аларның күбесе җылылык өчен яңа түләү системасы белән бәйле булды.