12 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Ләшәү Тамакта балалар хезмәт ветераны янына бардылар
Ләшәү Тамак балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар хезмәт ветераны булган Алина Әхмәдишина янына бардылар. Алина апа үзенең шушы балалар бакчасында пешекче булып эшләгәне, эшләгән вакытта булган кызык хәлләр турында сөйләде. Балалар Алина апага шигырьләр сөйләделәр, җырладылар һәм чәчәк букеты бүләк иттеләр.
-
Сайлаулар көнендә сарманлылар өчен мәдәни чаралар оештырыла
13 сентябрьдә, сайлаулар көнендә, мәдәни чаралар да үтәчәк. Сайлау участокларына килгәч, кайтканда "Сарман" кинотеатрына кереп, бушка кино да карап китә аласыз. 10.00 сәгатьтә - "Семейка Крудс", 15.00дә "Холодное сердце" дигән кинолар күрсәтеләчәк. 18.00 сәгатьтә булачак киноның исеме - "Грань будущего". Алар барысы да 3D форматта булачаклар. Бу көнне район мәгариф...