11 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 11 сентябрь 2015 - 16:37
    Районда чөгендер игүдә алдынгыларга сертификатлар тапшырылды
    Районда урып-җыю эшләре төгәлләнүгә таба бара. Бу араларда кыр хезмәтчәннәре ныклап чөгендер алалар. Моңа кадәр ашлык суктырган комбайнчылар арасында һәр ункөнлек саен нәтиҗә чыгарылып, хезмәт алдынгыларына сертификатлар тапшырылды. Шушы көннәрдә аның йомгаклау этабы узачак. Район Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә тормышка ашырылган бу матур башлангыч чөгендер игүдә катнашканнар арасында да...
    4598
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 13:17
    Сарманда "Агрокөч төркеме"нең киңәшмәсе үтте
    Бүген муниципаль район Советының утырышлар залында «Агрокөч төркеме» ябык акционерлык җәмгыятенең терлекчелектә сигез ай нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсе булды. Анда агрофирма директорлары, җәмгыятьнең һәм агрофирмаларның баш зоотехниклары, ветеринария табиблары, нәсел эше белгечләре, баш икътсадчылары катнашты. Киңәшмәне «Агрокөч төркеме» җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдинов алып барды. Сөйләшү барышында сигез айлык күрсәткечләр анализланды,...
    635
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 13:06
    Район хезмәтчәннәрен "Россия 1 – Татарстан" телеканалыннан күрсәтәчәкләр
    Иртәгә, 12 сентябрь көнне, ГТРК "Россия 1 - Татарстан" телеканалыннан район хезмәтчәннәрен күрсәтәчәкләр. Алар турында репортажны 10.05 сәгатьтә "Авыл офыклары" программасында карагыз.
    1082
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 12:01
    Сарманда "Сандугач" балалар бакчасы ачылды
    Бүген район үзәгендә сөенечле вакыйга булды. Яңа микрорайонда урнашкан "Сандугач" балалар бакчасы нәниләргә үз ишекләрен ачты. Шатлыклы тантанада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев, Фәрит Хөснуллин катнаштылар. Анда төзүчеләргә - Рәхмәт хатлары, бакча мөдире Рамилә Кузьминага символик ачкыч тапшырылды. Тимерхан Алишев та буш кул белән килмәгән иде...
    873
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 07:33
    Үзәк район хастаханәсендә янгынга каршы өйрәнүләр үтте
    Сарманда янгынга каршы планлы тактик-махсус өйрәнүләр дәвам итә. Бүген алар үзәк район хастаханәсендә үттеләр. Өйрәнүдә 131 нче Сарман янгын бүлекчәсе, 32 нче Җәлил янгын бүлекчәсе, "Нөркәй" янгынга каршы аерым пункт, полиция, медицина, газ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль бүлекчәсе, энергетиклар һәм башка хезмәтләр катнашты. Анда янгын чыккан очракта тиз реакция...
    602
    0
    0
  • 11 сентябрь 2015 - 06:31
    Ра­йон­да урып-җыю эш­лә­ре ахы­ры­на якын­ла­ша
    Иген­нәр бар­лык мәй­дан­нар­ның 94 про­цен­тын­нан, ягъ­ни 49836 гек­тар­дан сук­ты­рыл­ды. Һәр гек­тар­дан ур­та­ча 20,2 цент­нер уңыш алы­нып, бар­лы­гы 100435 тон­на аш­лык җы­ел­ды. Ши­кәр чө­ген­де­ре ба­су­ла­рын­да эш дә­вам итә. Тат­лы та­мыр 2170 гек­тар­дан 75950 тон­на ка­зыл­ды. Бу - һәр гек­тар­дан ур­та­ча 350 цент­нер уңыш чы­га, ди­гән сүз. Көз­ге чә­чү - 17300, җир­не...
    517
    0
    0
Реклама