10 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 10 сентябрь 2015 - 13:41
    Саклаубашта "Тәмле сүз җан азыгы" дигән кичә үтте
    Саклаубаш авылында "Көзге изгелек" дип аталган чаралар үтә. Бүген, 10 сентябрь көнне, Саклаубаш авылы китапханәсендә "Тәмле сүз җан азыгы" исемле әңгәмә үткәрелде. Әлеге чараралардан соң киләчәктә балалар тик яхшылыкка гына омтылып яшәр дигән өмет бар. Бәйрәм кичәсендә авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев изге теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Фоторепортаж
    703
    0
    0
  • 10 сентябрь 2015 - 11:49
    Өчиле Саклау китапханәсе Гизденур Мөхәммәтованың өенә китап илтү оештырды
    Игелекле кеше - башка кешеләргә изгелек кылучы зат ул. Тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү безнең дә төп бурычыбыз булып тора. Шул уңайдан, "Көзге изгелек атнасы"нда Өчиле Саклау авыл китапханәсе китапханәгә килеп йөрү мөмкинлеге булмаган Мөхәммәтова Гизденур Шакир кызына өенә китап илтү оештырды.
    554
    0
    0
  • 10 сентябрь 2015 - 10:00
    Сарманда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды
    Бүген, 10 сентябрь көнне, район мәдәният йортында урнашкан гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә икенче балаларын алып кайткан әниләргә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы булды. Яшь гаиләләр - Ләйсән һәм Айрат Заһриевлар, Индира һәм Руслан Сәлимҗановлар, Гөлназ һәм Ильмир Гайнуллиннар, Айсылу һәм Ришат Җиһангировлар, Ләйсән һәм Рамил Хәкимовларны район Советы аппараты...
    606
    0
    0
  • 10 сентябрь 2015 - 07:45
    Иске Минзәләбаш мәктәбе укучылары "Әүлия" чишмәсен чистарттылар
    Иске Минзәләбаш мәктәбе укучылары, "Көзге игелек атнасы" кысаларында, "Чишмә"операциясендә катнаштылар. "Әүлия" чишмәсе территориясе чүптән чистартылды.
    591
    0
    0
Реклама