28 август 2015 яңалыклары
-
Чурашта сайлаучылар белән очрашу үтте
25 августта Чураш авылы мәдәният йортында сайлаучылар хәзерге депутатлар, депутатлыкка кандидатлар белән очраштылар. Анда Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә Вәсимә Хәйруллина да катнашты. Очрашу район үзәк китапханәсе көче белән оештырылды.
-
Өчиле Саклауда "Татарстан – минем Республикам!" дигән концерт үтте
Өчиле Саклау авыл мәдәният йортында Республика көне алдыннан "Татарстан - минем Республикам!" дигән балалар катнашында концерт булды. Артистлар халыкны моңлы җырлары, дәртле биюләре, кызыклы юморлары белән ял иттерделәр. Соңыннан авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев халыкны бәйрәм белән котлады, ТАССР төзелүгә 95 ел тулу уңаеннан Татарстан Югары Советы депутаты Литфия Миңнуллинаны...
-
Район басуларында эш туктап тормый
Районда урып-җыю эшләре 39698 гектарда башкарылды. Бу - барлык мәйданнарның 74 проценты, дигән сүз. Һәр гектардан уртача 20,2 центнер уңыш алынып, барлыгы 80157 тонна ашлык суктырылды. Берочтан көзге чәчү дә бара, ул 10500 гектарда үткәрелде: 9900 гектарда көзге бодай, 600 гектарда арыш чәчелде. Көзге чәчү өчен 16000 гектарда җир әзерләнде,...