26 август 2015 яңалыклары
-
Районда 295 гектардан шикәр чөгендере алынды
Бүгенге көнгә район басуларында шикәр чөгендере 295 гектардан алынды. Бер гектардан уртача уңыш 350 центнер тәшкил итә. Барлыгы 10325 тонна шикәр чөгендере казып алынды.
-
Районда 33 кеше хөкүмәттән субсидия алды
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм йөзеннән, Татарстан Республикасы Хөкүмәте шәхси хуҗалыкларында өч һәм күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары сатып алганда субсидия бирү турында карар чыгарган иде. Быел районда 33 кеше шул ярдәмнән файдаланды: саву аппараты бәясенең 40 проценты күләмендә субсидия алды. Ул алга таба да биреләчәк. Мондый шартларда...