6 август 2015 яңалыклары
-
Сөлектә балалар "Изгеләр чишмәсе"нә сәяхәткә бардылар
Сөлек мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Изгеләр чишмәсе" буена сәяхәткә чыктылар. Балаларга чишмәнең тарихы турында сөйләделәр.
-
Сарманлылар караңгыда махсус яктырткыч элементлы кием белән йөрергә тиешләр
2015 елның 1 июленнән Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Алар арасында җәяүлеләргә кагылышлысы да бар. «Тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан тыш юлларда җәяүлеләр киемнәрендә махсус яктырткыч элементлар булдырырга тиешләр» диелгән. Бу төр кагыйдә бозучыларга 500 сум күләмендә штраф салу каралган. Яктырткыч элемент юл билгесе принцибы белән эшли. Мондый элементлар киемгә,...
-
Сарманда яңгырлар озакка сузылды
Бу яңгырлар һич бетмәс булды бит әле. Инде көннәр матурланды, кояш чыкты гына дисең, тагын килә дә ява. Алдагы көннәрдә дә ул үзе турында искә төшерәчәк.