31 июль 2015 яңалыклары
-
Район ветераннары Свияжскка бардылар
27 июльдә ветераннар Свияжск утравына сәяхәт кылдылар. Алар музей комплексында булдылар, истәлеккә фотоларга төштеләр.
-
Сөлектә балалар "Янган күл" буена сәфәр кылдылар
Сөлек авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән авылның "Янган күл" буена сәфәр чыктылар. Балаларга "Янган күл"нең килеп чыгышы турында сөйләделәр, аның матурлыгын,табигатен сакларга, аны яратырга кирәклеген аңлаттылар.
-
Сарман районында халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Республиканың Юстиция министрлыгы Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан региональ бүлекчәсе белән берлектә авыл халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итә. 6 августта мондый ярдәмне Каташ Каран авылы һәм Җәлил бистәсендә , алар белән күрше-тирә авылларда яшәүчеләр ала алачак. Каташ Каранда кабул итү 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькәчә, Җәлилдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә...