30 июль 2015 яңалыклары
-
Районда "соры базар"ны кыскарту буенча актив эш алып барыла
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында "соры базар"га кагылышлы мәсьәләләр буенча чираттагы киңәшмә узды. Ул формаль булмаган мәшгульлекне кыскарту, торак-коммуналь хезмәтләренә түләүләргә субсидия яки балага пособие алучы гражданнар белән эш алып бару, хезмәт хакы түләү буенча әҗәтләрне түләтү, мәктәпкәчә учрежденияләргә ата-аналарның бурычларына багышланган иде. "Соры базар" кыскартылырга...
-
Җәлилдә һәм Зур Нөркәйдә мини-футбол кырлары ачылачак
Шушы көннәрдә Сарман районының Зур Нөркәй авылында һәм Җәлил бистәсендә ачык мини-футбол кырлары сафка басачак. Аларда эшләр төгәлләнеп килә. Моның белән генә эш тәмамланмый, 2016 елда Әлмәт авылында шулай ук мини-футбол кыры төзеләчәк, ә Иске Имәндә ачык баскетбол-волейбол мәйданчыгы булдырылачак. Спорт объектлары турында тулырак язманы газетабызның 31 июль саныннан укыгыз.
-
Сарманда Чери исемле песи югалган
27 июльдә Сарманда Чери исемле песи югалган. Ул Хәсән Туфан урамының 25 йортында яшәгән. Песи кешеләргә килми, урамга сирәк чыга торган булган. Әгәр дә сезнең Чери турында мәгълүмат бар икән, 89372886991 телефоны буенча шалтыратыгыз яки ВКонтакте челтәрендә Зөлфия Салиховага языгыз. Бер-беребезгә ярдәм итик!
-
Район үзәк Ял паркында яңа коймалар куела
Район үзәк Ял паркында эшләр дәвам итә. Гагарин урамы ягыннан коймалар алынган иде, хәзер анда яңалар куела.
-
Янурыста йөзъяшәр әби вафат
Гасыр чиген узып, әле бүген дә күңел матурлыгын саклап, Янурыс авылында килене Насиха тәрбиясендә яшәгән Гомәрова Гөлсем әби бүген вафат булды. Гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган мөгаллим үз гомерендә күпне күргән. Яшьли тол калып, берьялгызы балалар тәрбияли. Тик балаларының гына гомере кыска була. Сабыр ана үз гомерендә өч баласын да...
-
Колмәттә "Иң татлы тел – туган тел" дигән чара үтте
26 июльдә Колмәт мәдәният йортында "Иң татлы тел - туган тел" дип исемләнгән чара үткәрелде. Аның максатлары булып туган телгә хөрмәт уяту, туган телдә сөйләшү тордылар. Авылның мәдәният хезмәткәрләре җәйге ялга кайткан hәм авылда яшәүче балалар белән төрле уеннар аша татар телендә дөрес сөйләшергә тырыштылар.