27 июль 2015 яңалыклары
-
Сарманда җәй үзен белдертә башлады
Быел җәйнең күп өлеше чагыштырмача суык, кояшсыз, яңгырлы булды. Тик соңгы көннәрдә җәй, ниһаять, үзен белдертә башлады - кызу дип әйтеп булмаса да, көннәр җылы тора. G!Smeteo.ru сайты прогнозлары буенча, алдагы көннәрдә дә Сарманда җылы булачак, яңгырлар да сирәгрәк явачак.
-
Сөлектә "Туган авылым табигате" дигән әңгәмә узды
Сөлек авылы мәдәният йортында балалар өчен "Туган авылым табигате" исемле әңгәмә уздырылды. Балаларга табигатьтә бар нәрсәнең дә үзгәреп торуы, аның кешеләргә булган файдасы, аны саклауга өлеш кертү турында аңлатылды, туган авыл табигатенә мәхәббәт уятылды.
-
"Авылымның гүзәл почмагы". Карашай Саклау авылы күренешләре
Рөстәм Шәйхзадин "Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына Карашай Саклау авылы күренешләрен җибәрде. Фотолар 2009 елда ясалган.