24 июль 2015 яңалыклары
-
Сарман районында халыкны тораклы итүгә зур игътибар бирелә
Соңгы дистә елда республикада һәм районда халыкны, бигрәк тә яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрне тораклы итүгә зур игътибар бирелә. Узган елларда югарыда телгә алынган категориягә ятим балалар да өстәлде. Районда атап кителгән категория кешеләрне тораклы итү буенча берничә төрле программа эшли. Алар ничек гамәлгә ашырыла һәм бу программалар киләчәктә дә...
-
"Сарман" газетасы "Авторы кем?" дигән бәйге игълан итте
Әдәбият елы кысаларында "Сарман" газетасы "Авторы кем?" дигән бәйге игълан иткән иде. Газетаның 22 июль санында шигырьдән өзек бирелгән иде. Беренче шалтыратып, дөрес җавап бирүченең мобиль телефонына 50 сум акча салыначак. Өзекне газета битләреннән укыгыз да, шалтыратырга ашыгыгыз. Телефон: 2-57-76.
-
Яңа Минзәләбашта мәчет төзелешенә ярдәм кирәк
Яңа Минзәләбаш авылында мәчет салына башлады. Аны авылдашлар, читтә яшәүче якташлар ярдәме белән төзеп бетерүгә, әти-әниләрен, әби-бабаларын искә төшереп, алар рухына дога кылырлык иркен гыйбәдәт йорты булырына ышаналар. Үзләреннән мөмкин кадәр матди ярдәм кертергә теләүчеләрнең Яңа Минзәләбаш авылында Нигъмәтуллин Рәмзә Хәмзә улына мөрәҗәгать итүләре сорала.