14 июль 2015 яңалыклары
-
"Авылымның гүзәл почмагы". Мортыштамак авылы күренешләре
"Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына Мортыштамактан фотолар икенче тапкыр киләләр. Бу юлы аларны Рәзилә Гайнемова җибәрде.
-
Сарманда "Сандугач" балалар бакчасы яңа уку елына ишекләрен ачачак
Район үзәгендәге Тынычлык урамында яңа бакча төзелеше ахырына якынлашып килә, һәм ул быел балаларга үз ишекләрен ачарга тиеш. Сарманның 4 нче балалар бакчасы "Сандугач" исемен йөртәчәк. Төзелеш эшләрен Әлмәт шәһәрендәге "Капремонт" төзелеш компаниясе башкара, һәм ул яңа технологияләр кулланылып төзелә. Өч катлы бакчада инде эш ахырына якынлашып килә. Тулы язманы...
-
Сарманда язучылар белән "Күңелләрдә иҗат рухы" дигән очрашу оештырыла
16 июльдә 14.00 сәгатьтә район үзәк китапханәсенең уку залында Әлмәт язучылар берлеге әгъзалары белән "Күңелләрдә иҗат рухы" дип исемләнгән очрашу оештырыла. Әдәбият сөючеләрне очрашуга чакырабыз. Рәхим итегез!
-
"Әдәби Сарман" дигән төркем эшен башлап җибәрә
Хөрмәтле интернет кулланучыларыбыз! "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" сезнең өчен "ВКонтакте" челтәрендә яңа төркем ачып җибәрә. Ул "Әдәби Сарман" дип аталачак. Әлеге төркемдә сез үзегез иҗат иткән шигырьләрне, хикәя-әсәрләрне һәм башкаларны калдыра аласыз. Рәхим итегез!