9 июль 2015 яңалыклары

  • 9 июль 2015 - 13:03
    Районга Та­тарс­тан Җөм­һү­ри­я­те мө­сел­ман­на­ры­ның Ди­ния нә­за­рә­те мөф­тие Ка­мил хәз­рәт Сә­ми­гул­лин килде
    Сар­ман авы­лы, Җә­лил бистәсе мә­чет­лә­рен­дә көн са­ен иф­тар мәҗ­лес­лә­ре үт­кә­ре­лә. Алар­да көн са­ен ике йөз­гә якын һәм ан­нан да ар­тыг­рак ке­ше авыз ачу мәҗ­ле­се­нә җы­е­ла. Мон­дый күр­кәм йо­ла авыл­ла­рда да ма­тур тра­ди­ци­я­гә әй­лән­де. Шәр­лә­рә­мә, Ис­ке Әл­мәт, Мор­та­мак, Пет­ров­ка За­вод бу нис­бәт­тән ае­ру­ча ак­тив. Го­му­мән, иф­тар мәҗ­ле­се үт­кәр­ми кал­ган авыл юк....
    826
    0
    0
  • 9 июль 2015 - 11:28
    "Сарман" газетасына 2015 елның икенче яртыеллыгына язылу мөмкинлеге бар
    Әгәр дә сез 2015 елның икенче яртыеллыгына район газетасына язылырга өлгермәгән булсагыз - борчылмагыз, бу хәлдән чыгу юлы бар. Икенче яртыеллыкка язылу өчен июль ае барышында почта бүлекчәсенә яки Сарман редакциясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Почта аша язылу 457 сум 50 тиен тәшкил итәчәк, редакция аша 210 сум булачак. Газета август...
    792
    0
    0
  • 9 июль 2015 - 10:22
    Зур Нөркәйдә Әхсән һәм Нурсинә Шәрәфетдиновлар бакчаларын матурлыйлар
    Әхсән һәм Нурсинә Шәрәфетдиновлар Зур Нөркәй авылының матур табигатьле ямьле җирендә яшиләр. Капка төбенә чыгып, уң якка күз салуга, җиләкле тау итәге күренә. Хәер, шул матурлык, гүзәллек аларның капка төпләреннән үк башлана. Гаилә башлыгы - тумышы белән шушы авылдан. Шактый еллар Яр Чаллыда яшәгәннән соң, менә 14 ел инде алар...
    552
    0
    0
  • 9 июль 2015 - 06:46
    Сарманда запас су коесы казыла
    6 июльдә Сарман авылында урнашкан «Дулкын» бассейны территориясендә су коесы казыла башлады. Ул 130 метр тирәнлектә булачак. Әлеге кое бассейнга гына түгел, бөтен Сарманга хезмәт күрсәтәчәк. Ул нык корылыкларда запас су урыны буларак планлаштырыла, су линияләрен тулы куәте белән эшләтер өчен казыла. Тулырак язманы газетабызның 10 июль саныннан укыгыз.
    876
    0
    0
  • 9 июль 2015 - 04:58
    Зур Нөркәй мәктәбендә ремонт бара
    Зур Нөркәй мәктәбендә гөрләп ремонт эшләре - яңа уку елына әзерлек бара. Мәктәптә "Спорт залы" дәүләт программасы кысаларында спорт залы яңартыла: түшәмнәре, стеналары агартыла, идәне алмаштырылачак. Яңа чишенеп-киенү, санитар бүлмәләре ясала, тренерлар бүлмәсе җиһазлана. Кабинетлар укытучылар көче белән төзекләндерелә.
    1165
    0
    0
Реклама