9 июль 2015 яңалыклары
-
Районга Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде
Сарман авылы, Җәлил бистәсе мәчетләрендә көн саен ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Аларда көн саен ике йөзгә якын һәм аннан да артыграк кеше авыз ачу мәҗлесенә җыела. Мондый күркәм йола авылларда да матур традициягә әйләнде. Шәрләрәмә, Иске Әлмәт, Мортамак, Петровка Завод бу нисбәттән аеруча актив. Гомумән, ифтар мәҗлесе үткәрми калган авыл юк....
-
"Сарман" газетасына 2015 елның икенче яртыеллыгына язылу мөмкинлеге бар
Әгәр дә сез 2015 елның икенче яртыеллыгына район газетасына язылырга өлгермәгән булсагыз - борчылмагыз, бу хәлдән чыгу юлы бар. Икенче яртыеллыкка язылу өчен июль ае барышында почта бүлекчәсенә яки Сарман редакциясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Почта аша язылу 457 сум 50 тиен тәшкил итәчәк, редакция аша 210 сум булачак. Газета август...
-
Зур Нөркәйдә Әхсән һәм Нурсинә Шәрәфетдиновлар бакчаларын матурлыйлар
Әхсән һәм Нурсинә Шәрәфетдиновлар Зур Нөркәй авылының матур табигатьле ямьле җирендә яшиләр. Капка төбенә чыгып, уң якка күз салуга, җиләкле тау итәге күренә. Хәер, шул матурлык, гүзәллек аларның капка төпләреннән үк башлана. Гаилә башлыгы - тумышы белән шушы авылдан. Шактый еллар Яр Чаллыда яшәгәннән соң, менә 14 ел инде алар...
-
Сарманда запас су коесы казыла
6 июльдә Сарман авылында урнашкан «Дулкын» бассейны территориясендә су коесы казыла башлады. Ул 130 метр тирәнлектә булачак. Әлеге кое бассейнга гына түгел, бөтен Сарманга хезмәт күрсәтәчәк. Ул нык корылыкларда запас су урыны буларак планлаштырыла, су линияләрен тулы куәте белән эшләтер өчен казыла. Тулырак язманы газетабызның 10 июль саныннан укыгыз.
-
Зур Нөркәй мәктәбендә ремонт бара
Зур Нөркәй мәктәбендә гөрләп ремонт эшләре - яңа уку елына әзерлек бара. Мәктәптә "Спорт залы" дәүләт программасы кысаларында спорт залы яңартыла: түшәмнәре, стеналары агартыла, идәне алмаштырылачак. Яңа чишенеп-киенү, санитар бүлмәләре ясала, тренерлар бүлмәсе җиһазлана. Кабинетлар укытучылар көче белән төзекләндерелә.