2 июль 2015 яңалыклары
-
Сарман редакциясенә кунакка "Кояшкай" балалар бакчасы килде
Бүген Сарман редакциясенә кунакка "Кояшкай" балалар бакчасы килде. Анда тәрбияләнүчеләр "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нең эш процессы белән таныштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Редакция хезмәткәрләре балаларга һәм тәрбияче Сәрия апаларына район газетасы белән татлы ризыклар бүләк иттеләр.
-
Район "Кояшкай" һәм "Лилия" балалар бакчалары территорияләрендә машина кую өчен махсус урыннар ясалды
Балалар иминлеге - көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Аларны бәла-каза, хәвеф-хәтәрләрдән саклап калу безнең өскә йөкләнгән бурычларның иң кыйммәтлеседер, мөгаен. Районыбызда да бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Бу юнәлештәге эшләрнең берсе буларак, "Кояшкай" һәм "Лилия" балалар бакчалары территорияләрендә машина кую өчен махсус урыннар ясалды. Тулырак мәгълүматны газетабызның алдагы саннарыннан Айгөл Галәветдинованың язмасыннан...
-
Сарман районында иминият взнослары җыю айлыгы бара
Пенсия фонды идарәсе суд приставлары берлектә иминият взнослары буенча әҗәтне киметү, Пенсия системасының тотрыклылыгын тәэмин итү, иминият взносларын җыюны арттыру, суд приставлары белән берлектә башкару эшләренең күрсәткечләрен күтәру максатыннан шәхси эшмәкәрләрдән пенсия фонды файдасына взнослар җыю айлыгы оештырды. "Айлык" кысаларында Пенсия фонды белгечләре суд приставлары белән берлектә шәхси эшмәкәрләрнең эш...