25 июнь 2015 яңалыклары
-
Районда терлек азыгы әзерләү тулы куәтенә бара
Бүгенгә 5300 тонна печән, 45 тонна яфраказык әзерләнде, 21000 тонна сенаж салынды. Чәчүлекләр 59100 гектарда - чүп үләннәренә, 16900 гектарда - корткыч бөҗәкләргә, 5000 гектарда авыруларга каршы эшкәртелде. Пар җирләрен эшкәртү дә дәвам итә, бу эш 7200 гектарда башкарылды.
-
Район үзәк балалар китапханәсендә очрашу оештырылды
24 июньдә район үзәк балалар китапханәсе балаларның җәйге ялын күңелле оештыру максатыннан Сарман гимназиясенең җәйге лагерьда ял итүче балалар өчен "Җәй, каникуллар, китапханә" дип исемләнгән очрашу оештырды. Китапханәчеләр, үзебездә иҗат итүче балалар язучылары Вәсимә Хәйруллина, Дамир Гарифуллинның иҗатлары белән таныштырдылар. Балалар бик теләп әдәби викторинада катнаштылар. Очрашу азагында китапханәчеләр көче...
-
Район газетасына язылучылар арасында бүләк уйнатыла
"Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына быелның икенче яртысына һаман язылмадыгызмыни әле? Газеталы да, бүләкле дә буласы килдеме әллә? Әгәр алай икән, бары тик ике көн вакытыгыз бар: без 26 һәм 27 июнь көннәрендә район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатырга булдык. Бәхет, бәлки, нәкь Сезгә елмаер - язылыгыз, бүләк отыгыз.