24 июнь 2015 яңалыклары
-
Район белгечләре семинарда катнаштылар
Рәсәй Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыклары катнашында Чистай шәһәрендә тарихи-мәдәни брендларны үстерү юнәлешендә эшләүче оешма җитәкчеләре өчен семинар узды. Семинарда район мәдәният бүлеге белгече Роза Гилева, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кәшипова катнаштылар. Тагын да күбрәк фотолар - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Сарман буасында ир-ат мәете табылган
Бүген Сарман авылы буасында ир-ат мәете табылган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
-
Сарманлылар ашыгырга тиеш – конкурска нәтиҗә бер атнадан ясалачак
Хөрмәтле интернет кулланучыларыбыз! 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан без конкурс игълан иткән идек. Тик әлегә сез бик актив түгел. Шуңа күрә, ашыгыгыз - туй көннәрегездә төшкән фотоларыгызның иң уңышлысы дип уйлаганнарын сайлап, үзегез турында бер-ике җөмлә мәгълүмат язып, sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына яки редакциягә...
-
Зур Нөркәйдә караоке-кичә үтте
23 июньдә Зур Нөркәй мәдәният йортында "Бергәләп җырлыйбыз" дигән караоке-кичә үткәрелде. Төрле мультфильмнардан алынган җырларны башкару балаларга бик ошады. Җырларны алар аерым-аерым да, бергәләшеп тә башкардылар. Соңыннан балалар бергәләп дискотекада биеделәр.
-
Сарманлылар "соры" хезмәт хакы алу турында "кайнар линия"гә хәбәр итә алалар
Сезгә эшләгәнегез өчен акчаны "конвертта" бирәләрме? Хезмәт хакыгыз түбәнме? "Соры" яисә рәсми рәвештә түбән хезмәт хаклары алу, теркәлмичә эшләү турында 2-54-41 "кайнар" телефон линиясе буенча хәбәр итегез.