16 июнь 2015 яңалыклары
-
Районда рудниклар базасында фәнни-мәгариф комплекс булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үтә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова җитәкчелегендә урман хуҗалыгы, туризм, җир һәм милек мөнәсәбәтләре, экология һәм табигать ресурслары министрлыклары вәкилләре һәм башка белгечләр Сарман районына рудниклар базасында фәнни-мәгариф комплекс булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмәгә килделәр. Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин каршы алды һәм озатып йөрде. Аларны сәламләгәннән соң...
-
Нөркәй китапханәсендә иҗат кичәсе узды
Әдәбият елы уңаеннан Нөркәй авыл китапханәсендә "Якташларыбыз иҗаты" дип исемләнгән кичә үтте .Кичәдә китапханә укучылары авылдаш язучыларыбыз ижаты белә н таныштылар. Нурия Гарифҗанованың шигырьләре укылды. Нәфкать Мостафинның " Хәтер тавы"дигән яңа китабына презентация үткәрелде, шигырьләре укылды.
-
Хезмәттәшебезнең ике туган энесе Самара Сабантуенда баш батыр калган
Зәй районы Сармашбаш авылы егете Радик Сәлахов безнең хезмәттәшебезнең ике туган энесе. Ул Самара Сабантуенда баш батыр калды. Радик Зәй Сабантуенда да баш батыр булган, төрле ярышларда җиңеп, күп бүләкләр алган. "Әлмәт таңнары" төркеменнән фото файдаланылды.
-
Район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее кунаклар каршылады
Рәсәй көнендә район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, "Президент белән бергә" акциясендә катнашып кына калмыйча, үзләре дә кунак каршылады. Пермь шәһәреннән килгән коллегалар бакыр базына кереп үзләренең кичерешләре белән уртаклаштылар. "Бу искиткеч мәгарәләр. Сез җир астына төшеп шундый могҗизаны күрә алуыгыз белән бәхетле, - диде "Пермь...
-
Сарманлылар өлкәннәрне хөрмәт итәме?
Күп кенә кешеләрнең шәхси автомобильләре булса да, җәмәгать транспортында йөрүчеләр дә шактый. Анда төрле хәлләргә тап буласың. Иң күзгә ташлана торганы - өлкәннәргә урын бирмәү. Яшьләр кайсы көлешеп, кайсы йоклап, кайсы наушниктан музыка тыңлап барырга яраталар. Йоклаган булып кыланучылар да бар. Бу бер дә матур күренеш түгел инде. Ата-аналарыбызга, әби-бабайларыбызга,...
-
Жанна Фриске вафат булды
Жанна Фриске исемле җырчыны белмәгән кеше бик сирәк булгандыр. Сер түгел, соңгы арада ул озакка сузылган чир белән көрәште. Кичә, 15 июньдә, кызганычлы хәбәр килде - Жанна Фриске, чирен җиңә алмыйча, вафат булды. lifenews.ru сайтыннан фото