22 май 2015 яңалыклары
-
Муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды
Аның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр каралды: 1. Сарман муниципаль районының контроль-хисап палатасының 2014 елдагы эшчәнлеге турында отчет. 2. Сарман муниципаль районы контроль-хисап палатасы рәисе турында. 3. Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман муниципаль районындагы бүлегенең 2014 елдагы оператив эш нәтиҗәләре турында. 4. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкилнең Сарман муниципаль районындагы...
-
Чукмарлы авыл җирлегендә 22 май көнне өмә оештырылды
Чукмарлы авыл авыл җирлегендә өмә оештырылды. Урамнар, тыкрык, юл тирәләрендә үләннәр чабылды. Мәгълүмат сайттан алынды
-
Сарманлылар Бөтендөнья татар хатын-кызларының форумында булдылар
"Җәмгыятьтә хатын-кызларның роле" дигән темага әдәби конкурсында 3 нче урын алып, 15 нче һәм 16 нчы майда "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы Бөтендөнья татар хатын-кызларының форумына барды. Татарстан Фәннәр академиясенең затлы залларын күреп, музейларда йөреп, күңел ачып кайттылар. Тулырак мәгълүматны газетабызның алдагы саннарында укый аласыз.
-
Парклар һәм скверлар елы уңаеннан игълан ителгән конкурс дәвам итә
Быелгы елның Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителүе уңаеннан без "Сарман" газетасы битләрендә яңа конкурс башланганын хәбәр иткән идек инде. Аңа фотолар һәм язмалар кабул итү дәвам итә. Үзегезнең капка төпләрегез, ял итү урыннарыгызны, ихата тирәгезне ничек төзекләндерүегез, яшелләндерүегезне фотога төшереп, безгә sarmangazetam11@mail.ru адресена яки редакциягә юллагыз.
-
Районда Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр
Җирле үзидарә органнарындагы күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен муниципаль район Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Гәрәев Тәзбир Мөлих улы - Азалак авыл җирлеге башлыгы; Нуриәхмәтов Әсфан Ясир улы - Рангазар авыл җирлеге башлыгы; Әхмәтшин Ришат Котдус улы - Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы; Әхмәтгәрәев Флюр Нәҗип улы - Кәүҗияк авыл җирлеге...
-
Сарман гимназиясе Кубогына өстәл теннисы ярышлары үтте
Узган атнада Сарман гимназиясе Кубогына өстәл теннисы ярышлары үтте. Быел Кубокны аграр көллият студенты Алина Фәртдинова яулады. Икенче урынны Сарман урта мәктәбе укучысы Вадим Семенчук алды, Азалак мәктәбеннән Айрат Гәрәйханов өченче булды.