20 май 2015 яңалыклары
-
Пенсия фонды ана капиталы акчаларының 20000 сумын түләргә гаризалар кабул итә
5 майдан Пенсия фонды территориаль органнары ана капиталы акчаларының 20 мең сумын бер тапкыр түләү өчен гаризалар кабул итә башлады. Бер тапкыр акчалата түләүләр алу хокукы 2015 елның 31 декабренә кадәр ана капиталы сертификатына ия булучыларга һәм акчаларын тотып бетермәгәннәргә кагыла. Әлеге акчаларны алу өчен 2016 елның 31 мартыннан да...
-
«Күп әҗәтле шәхси эшмәкәрләрдән әҗәтләрен эзләп алу Айлыгы» акциясе башлана
Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Россия суд приставлары белән берлектә 2015 елның 18 маеннан 17 июненә кадәр «күп әҗәтле шәхси эшмәкәрләрдән әҗәтләрен эзләп алу Айлыгы» акциясе уздыра. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фондына 57 мең (район буенча 445) шәхси эшмәкәрнең әҗәтләре бар. 2015 елның 1 апреленә әҗәт 1,9 млрд. сум (район буенча...
-
Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Сарман журналистлары да катнашты
Бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика журналистлары һәм федераль матбугат басмаларының үзхәбәрчеләре белән очрашты. Очрашуга берничә район һәм шәһәр газеталары баш мөхәррирләре чакырулы иде. Шул исәптән "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" директоры Альбина Сабирова да катнашты. 14.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә очрашу ТНВ каналы аша күрсәтеләчәк. Тулырак...
-
Районда «Игътибар – балалар!» профилактик чарасының беренче этабы башланды
Балалар - юл хәрәкәтенең иң якланмаган категориясе. Аларда үз-үзеңне саклау инстинкты әле тиешле дәрәҗәдә булмый. Әгәр дә алар юл һәлакәтендә катнашучы булалар икән, монда, һичшиксез, зурлар гаепле була. Агымдагы елның дүрт ае эчендә Республика юлларында балалар катнашында 135 юл-транспорт һәлакәте булды, дүрт баланың гомере өзелде, 138 бала тән җәрәхәтләре алды....
-
Районда яңа җитәкчеләр билгеләнде
Булат Әхмәдуллин Район электр элемтәсе үзәге начальнигы итеп Әхмәдуллин Булат Әнвәр улы билгеләнде. Ул 1979 елда Әлмәт шәһәрендә туган. 2003 елда Мәскәү дәүләт педагогия университетын тәмамлый. Хезмәт юлын Әлмәт шәһәрендә капиталь төзелеш идарә сендә юрисконсульт булып башлый. Юл хәрәкәте иминлеге идарәсендә, төзелеш оешмасында җаваплы хезмәтләр башкара. 2010 елдан "Таттелеком" җәмгыятенең...
-
Карашай Саклаудан Ләйсән белән Алия кайда да сынатмыйлар
14 май көнне Тукай районы Теләнче Тамак авылында Флера Сафиуллина укулары үткәрелде. Анда Карашай Саклау мәктәбе укучылары да катнаштылар. 6 класс укучысы Ләйсән Сәгъдиева, "Карашай Саклау авылының флора һәм фауна белән бәйле микротопонимиясе" дигән темага чыгыш ясап, I дәрәҗә дипломга ия булды. 7 класс укучысы Алия Мохтарова "Сөлек урманы-табигый тыюлыгының...