5 май 2015 яңалыклары
-
Җәлилдә йөзү буенча районара ярышлар узды
1 майда Җәлил бистәсенең "Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында йөзү буенча районара ярышлар үтте. Казанда су спорт төрләре буенча үтәчәк дөнья чемпионаты буласы елны мондый ярышлар даими оештырыла. Җәлилдә узган ярышларда республиканың 5 районыннан 200ләп спортчы көч сынашты. Һәрберсе үз категориясендә ярыштылар. Җиңүчеләр һәм призерларга Мактау грамоталары, медальләр һәм истәлекле...
-
Сарман егете Динар Зиатдинов бокс ярышларыннан өченче урын алып кайтты
25 апрельдән 30 апрельгә кадәр Чистай шәһәрендә СССР спорт мастеры Шамил Гыйльфанов истәлегенә бокс буенча "Россия" Профсоюзлар Үзәк спорт Федераль сак хезмәте Беренчелеге үтте. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 140лап спортчы катнашты. Сарман егете Динар Зиатдинов 2001-2002 елгы егетләр арасында 41,5 килограмм авырлык категориясендә...
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучысы Альмир Әгъләмов сугыш техникасы макетлары конкурсында җиңде
Зур Нөркәй урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, шул чордагы сугыш техникасы макетлары конкурсы үткәрелде. Укучылар бу эшне башкару өчен кызыксынып күп китаплар укыдылар, интернеттан эзләделәр. Конкурста беренче урынны сигезенче сыйныф укучысы Альмир Әгъләмов яулады.
-
Иске Минзәләбаш мәктәбе бар чараларда да актив катнаша
27 апрельдә Иске Минзәләбаш мәктәбендә татарның яраткан улы, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Шагыйрь иҗатын кем күбрәк белә?" дигән викторина үтте. Бу эчтәлекле, шагыйрь тормышын күбрәк чагылдырган ярышны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Җиһангирова һәм бишенче сыйныф укучылары әзерләде. Алар башка укучыларга Габдулла Тукайның иҗатын һәм тормыш...
-
Район сәламәтлек саклау хезмәткәрләре Зәйдә призлы урыннар алдылар
Апрель ахырында Зәй шәһәрендә республика сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең зона ярышлары булды. Аларда Сарман, Минзәлә, Зәй, Мөслим, Актаныш, Ютазы районнары вәкилләре катнаштылар һәм йөзү, волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шахмат һәм аркан тарту буенча көч һәм җитезлекләрен сынадылар. Команда беренчелегендә Сарман районы II урынны яулады. Аркан тарту, волейбол буенча район сәламәтлек...