17 апрель 2015 яңалыклары
-
Район үзәк ял паркында өмә үтте
Бүген Сарман авыл җирлегенә караган оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре район үзәк ял паркына өмәгә чыктылар. Анда яфраклар җыелды, чүпләр җыештырылды, агачларны агарту эшләре башкарылды. Әлбәттә, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре дә ял паркын ямьләндерү эшләреннән читтә калмадылар.
-
Район мәдәният хезмәткәрләре белемнәрен арттырдылар
15-16 апрель көннәрендә Азнакай районында мәдәният-ял учреждениеләре хезмәткәрләре өчен "Татар традицион культурасын саклау буенча авыл мәдәният-ял учреждениеләре эшчәнлегенең хәзерге заман формалары һәм алымнары" дигән семинар үткәрелде. Анда Сарман районыннан 9 мәдәният хезмәткәре катнашты. Алар өчен эшлекле уеннар, мастер-класслар, авыл мәдәният йортларына чыгулар, түгәрәк өстәлләр оештырылды. Урта Кәшер авыл клубы мөдире...
-
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасының уртанчылар төркеме район музеенда экскурсиядә булдылар
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Сарман районы "Кояшкай" балалар бакчасының уртанчылар төркеме өчен Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда экскурсия оештырылды. Бу экскурсияләр үсеп килүче буынга туган ил кыйммәтләрен аңлатуда зур роль уйный. "Кояшкай" балалар бакчасы коллективына экскурсияне оештыруда ярдәм иткән өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сарман муниципаль районы...
-
Күтәмәле мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны белән очраштылар
Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Фирүзә Дәүләтова, Гөлназ Шәйхелисламова, Инсаф Нәгыймуллин һәм аларның сыйныф җитәкчесе Гөлүсә Шәрипова Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтдинов Миннәхмәт Мөхәммәтдин улы белән очраштылар. Алар ветеранның гаиләсе белән таныштылар, өендә булдылар. Бүгенге көндә Миннәхмәт абый яшь чакта үзе салган йортта кызлары Фәнзия...
-
Район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Бәйрәм белән ветеран” акциясе үткәрделәр
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре "Бәйрәм белән ветеран" дип исемләнгән акция үткәрде. Бу чара кысаларында балалар шигырь сөйләп, җырлар җырлап, сугыш һәм тыл ветераннарын котладылар. Чараның нәтиҗәсе буларак балалар чыгышларыннан видеоролик эшләнәчәк. Сарман муниципаль районы порталы