16 апрель 2015 яңалыклары
-
Сарман "Лилия" балалар бакчасында "Космонавт булыр идем" дигән бәйрәм узды
Белгәнебезчә, 12 апрель Бөтендөнья Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Сарман «Лилия» балалар бакчасында шул уңайдан «Космонавт булыр идем» дигән бәйрәм иртәсе уздырылды. Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәре балалары үзара көч сынаштылар. Күңелле ярышлар, викторина сорауларына җавап бирү аркылы алар үзләренең космос турындагы белемнәрен тагын да баеттылар. Галәм киңлекләрен иңләп кайткан...
-
Сарманлылар "салават күпере"н күзаллый алалар
Әгәр дә хәзер чыгып күккә карасагыз, "салават күпере"н күрә аласыз. Әлбәттә, ул яңгырдан башка була алмый, шуңа күрә сезгә кыска арада явып үткән яңгырның фотоларын да тәкъдим итәбез.
-
Сарман кызы Айсылу Мәликова сезнең тавышны көтә
"Волонтер" регионара хәрәкәте "Волонтер" иреклеләр үзәге март координаторы-2015" дип исемләнгән тавыш бирү игълан итте. Анда Сарманнан Айсылу Мәликова катнаша. Аны Сарманның иреклеләр үзәге кураторы Ләйсән Вәгыйзова тәкъдир итә. Айсылу даими рәвештә төрле чараларда һәм акцияләрдә катнаша. Ай саен "Школа - территория ЗОЖ" акциясе үткәрә, Нәүрүз бәйрәмен оештыруда катнашкан, мөмкинлеге чикләнгән...
-
Районда Җиңү көненә әзерлек эшләре дәвам итә
Район Советының кече утырышлар залында Җиңү бәйрәменә әзерлек буенча киңәшмә үтте. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова алып барды. Алдагы киңәшмәләрдә план төзелеп, җаваплы җитәкчеләр, хезмәткәрләр билгеләнгән иде. Шуларны тагын бер кат барлап, планлаштырылганнар буенча эшләр үтәлеше каралды. 20 апрельдән старт аласы "Шәфкатьлелек атнасы" кысаларында...
-
Күтәмәледә музыкаль-тематик кичә үтте
Күтәмәле авылы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дигән музыкаль-тематик кичә уздырылды. Аны авыл җирлегенең ветераннар Советы, мәдәният хезмәткәрләре, китапханә, мәктәп берлектә оештырдылар. Кичәдә Яңа Имән авыл җирлегендә туып үскән, хәзерге вакытта төрле төбәкләрдә яшәүче сәхнә ветераннары да чыгыш ясадылар. Кичә барышында авылның күркәм...
-
Сарман "Шәфкать" үзәгендә "Йолдызлы йолдызлар" дигән кичә үтте
Бөек Җинүнең 70 еллыгы уңаеннан "Шәфкать" үзәгендә үзәк китапханә хезмәткәрләре сугыш һәм тыл ветераннары белән "Йолдызлы йолдызлар" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрде. Очрашуны Гөлнур Мадьярова алып барды. Кичәдә сугыш, сугыштан соңгы елларга багышланган шигырьләр укылды. Ахырдан "Аяз күкләр һәрчак тыныч булсын" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Тулырак фоторепортажны Сарман...
-
Янурыс авыл җирлегендә урам курсәткечләре эленде
13 апрель көнне Янурыс авыл җирлегендә урам курсәткечләре эленде. Алар үзара салым акчасына алынды. Сарман муниципаль районы порталы