13 апрель 2015 яңалыклары
-
Азнакай-Дүсем юлында авария булган
10 апрельдә 7:04 сәгатьтә Азнакай-Дүсем юлының 8 нче километрында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Аның нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Мәгълүмат Сарман муниципаль районы порталыннан алынды.
-
Өстәл теннисы буенча район чемпионаты үтте
11 апрельдә Сарман гимназиясенең спорт залында өстәл теннисы буенча район чемпионаты үтте. Кызлар арасында Алинә Фәртдинова җиңү яулады, Анна Муханова - икенче, Лиана Галиева өченче булдылар. Егетләр арасында беренче урынны Динар Йосыпов яулады. Булат Латыйпов чемпионатта икенче урынны алды, Артур Төхвәтуллин өченче булды. Фото һәм мәгълүмат "Спорт в Сармановском районе"...
-
Сарманда район Советы киңәшмәсе үтте
Район Советында чираттагы киңәшмә узды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин алып барды. Киңәшмәнең көн тәртибендә өч сорау каралды. Сарман муниципаль районында санитар-экологик икеайлыкны үткәрү турында административ комиссиясе җаваплы сәркәтибе Илгизәр Габделгазизов чыгыш ясады. "Җир закончылыгын бозу сферасында законда үзгәрешләр турында" ТР дәүләт регистрациясе, кадастр һәм картография буенча Федераль...
-
Беренче санлы Җәлил урта мәктәбе өстәмә белем бирү педагогы Флюзә Шәйхетдинова республика бәйгесендә район данын яклый
Республикада быел өстәмә белем бирү педагоглары арасында бәйге узды. Муниципаль турда җиңеп чыккан беренче санлы Җәлил урта мәктәбе өстәмә белем бирү педагогы Флюзә Шәйхетдинова һәм Җәлил гимназиясе өстәмә белем бирү педагогы Вероника Гамирова мартта Зәй шәһәрендә уздырылган зона турында катнаштылар. Алар икесе дә уңышлы чыгыш ясадылар, ә Флюзә Шәйхетдинова, иң...
-
Ләкедән Ильиннар Пасхага ныклап әзерләнгәннәр
Ләке авылында яшәүче Ильиннар Пасха бәйрәменә ел саен ныклап әзерләнәләр. Күпләп йомыркасын маналар, куличлар пешерәләр, төрле тәм-томын әзерлиләр. Хөрмәтле райондашлар! Ә сез бәйрәмне ничек үткәрәсез? Безнең белән дә уртаклашыгыз. кызыклы фотоларыгызны көтеп калабыз. Аларны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз.
-
Өчөйле Саклауда «Рәхмәт сезгә исән калганнар! Хәтердә сез, һәлак булганнар!» дигән китап күргәзмәсе оештырылды
Өчөйле Саклау авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 3-7 сыйныф укучылары өчен «Рәхмәт сезгә исән калганнар! Хәтердә сез, һәлак булганнар!» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.Укучылар язучы Нәби Дәүлинең «Үлем белән яшәү арасында», Габдрахман Әпсәләмовның «Тормыш җыры», «Хәтер» китаплары белән кызыксындылар, газета-журнал материалларыннан күп мәгълүмат алдылар.