9 апрель 2015 яңалыклары
-
Сарман редакциясенә җибәрелгән хәбәр расланган булырга тиеш
Хөрмәтле хәбәрчеләр! Оешма, учреждениеләрдә узган чаралар, спорт ярышлары турындагы хәбәрләрегезнең дөреслегендә шик тумасын өчен, редакциягә аларны җитәкче раслаганнан соң гына җибәрүегез сорала. Фото www.phgraph.ru сайтыннан алынды.
-
Сарман сәнгать мәктәбе зур бәйге уздырды
7 нче апрель көнне Сарман балалар сәнгать мәктәбе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан зур бәйге уздырды. Регионара, республика конкурсларында катнашмаган балалар сугыш темасына җыр, бию, нәфис сүз номинацияләрендә үзара көч сынаштылар. Икенче көнне бу бәйгенең гала-концерты булды. Концертка коточкыч сугышның үзе белән күзгә-күз очрашкан ветераннар - Сарманнан Нәкыя апа Фарукшина...
-
Сарман "Лилия" балалар бакчасында Бөек Ватан сугышы ветераны Мисхәт Хәлимов белән очрашу оештырылды
Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгънәне аңлата. Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бай. Без патриот дип атаган кешеләр үз тормышларын туган ил язмышыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар, гомерләрен туган халкына, Ватаны азатлыгы, иминлеге һәм матур тормышы хакына хезмәткә яки көрәшкә, сугышка багышлаганнар. Сугыш, сугыш ...Кемнәрнең язмышына...
-
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасында "Карга боткасы" бәйрәме узды
Туган тел - рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола-бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен - кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә,...
-
Сарманда иминиятләүчеләр өчен семинар үткәрелде
Кичә, 8 нче апрель көнне, район Советының утырышлар залында иминиятләүчеләр өчен "Туры түләүләр" пилот проектын тормышка ашыру кысаларында законнардагы үзгәрешләргә багышланган семинар үткәрелде. Аны Социаль иминият фондының Сарман районы буенча иминият бүлеге баш белгече Нурия Курбиева алып барды. Социаль иминият фонды региональ бүлекчәсе 10 нчы филиалының иминият взнослары белән идарә...
-
Сарман егете Илмир Саматов танылган җырчы булырга ниятли
Сарман районы элек-электән җырчыларга бай булды. Район гербында җырчы сандугач юкка гына чагылдырылмагандыр. Сарманнан Зөһрә Шәрифуллина һәм аның адашы Сәхәбиева, Илһам Шакиров чыктылар, хәзер дә талантлы җырчылар өстәлеп торалар. Аларның берсе - Илмир Саматов, абыйсы Рәмис аның көйләренә сүзләр дә яза. Илмир турында күбрәк беләсегез килсә, район газетасының 8 апрель...
-
Район халкы пенсияне дәүләт ярдәмендә софинанслау программасында катнаша
Пенсияне дәүләт ярдәмендә софинанслау Программасы: республикада катнашучылар 600 меңгә якын, Сарман районы халкы - 1450. Программага керу өчен гариза бирүнең соңгы көне - 2014 елның 31декабренә пенсияне софинанслау Программасына 587,6 мең татарстанлы, 1450 райондаш кергән. 2014 елда Программада катнашучы татарстанлылар үзләренең счетларына 556,2 млн. сум, райондашлар - 5963,4 мең сум...