Бүген кич мәдәният йортында бик күңелле булачак
Бүген, ягъни 8 апрель көнне район мәдәният йортында "Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар..." дип исемләнгән музыкаль комедия булачак.
Ашыгыгыз! Килегез! Рәхәтләнеп көлегез! Спектакльдә уйнаган эстрада артистларын күрегез. Рольләрдә: Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Азат Фазлыев, Фәнил Мөбәрәкҗанов, Гүзәлия Хөснетдинова, Илдар Ахмадуллин, Индира Гайфуллиналарны күрергә мөмкин.