2 апрель 2015 яңалыклары
-
Сарманда яшьләр палатасы Советы утырышы узды
Районның яшьләр иҗтимагый палатасы Советының чираттагы утырышы узды. Аны палата рәисе Николай Сахуриев алып барды. Көн тәртибендә шактый әһәмиятле мәсьәләләр каралды. Совет членнары палатаның еллык эш планына өстәмәләр дә тәкъдим иттеләр. Яшьләрнең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында районда узучы чараларда да актив катнашырга дигән матур теләкләре бар. Яшьләр белән...
-
Сарман районы театры Минзәләдә кунакта
Сарман район мәдәният йортының халык театры Минзәлә шәһәрендә үткәрелгән "Идел-йорт" XV Республика фестиваленең зона турында Ф.Садриевның "Эх, сез-егетләр!" водевиль- комедиясе белән катнашып халкыбызның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә зур өлеш керткәннәре, милләттәшләребезгә күңел байлыгы, илһам нуры өстәгәннәре өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Сарманлыларга апрель аена намаз вакыты
-
Аазалак китапханәсендә экологик дәрес үтте
Кошлар көне уңаеннан Азалак авыл китапханәсендә "Кошлар -безнең канатлы дусларыбыз" дип исемләнгән экологик дәрес үтте. Китапханәче Раупова Ильмира кошларның төрләре белән таныштырды, юкка чыга баручы кошлар турында сөйләде. Балалар төрле конкурсларда катнашты, кошлар турында булган мәкаль-әйтемнәр әйтештеләр. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында көлке көне узды
1 апрель Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында көлке көне гөрләп үтте. Интернат хезмәткәрләре Валиева А., Ганиева С., Гарипова Н., Осипова Е., Калимуллина Г., Миназетдинова Г.,Махьянов Р., Низамова Г. , Салахова Г., Салахов Р. тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән уен- көлкеле тамаша төрле бәйгеләр белән үрелеп барды. " Иң ерык авыз" бәйгесендә Габитов...
-
"Әби, мин бит кызлар түгел, яулык бәйләмим",- ди Сарманнан Ислам
Конкурсыбызның тагын бер катнашучысы- Сарманнан Ислам Галиев. Безгә бер генә түгел, ә ике фото җибәргән. Фотолар бик ошаса һәм Исламның җиңүен теләсәгез, фотога "лайк"лар куегыз!