1 апрель 2015 яңалыклары
-
Каникул чорында үзәк китапханәдә балалар өчен бик күп чаралар уздырылды
Язгы каникул вакытында, үзәк балалар китапханәсендә, балалар тавышы бер генә минутка да тынмады. Ялларны кызыклы һәм файдалы үткәрү максатыннан китапханәчеләр һәр көнне төрле масса - чаралар үткәрде. Актив укучыларыбыз китаптагы әдәби геройлар, әкият дөньясы белән таныштылар. Кечкенәләргә "Таңбатыр әкияте" буенча викторина бик ошады. Шулай ук каникулда китапханәчеләр балаларны яңа кайткан...
-
"Сарман" редакциясе хезмәткәрләре өмәгә чыкты
Көн бик җылы булмаса да, кояшлы туры килде. Шул уңайдан редакция тирәләрен җыештыру башланып китте. Җиргә яңа сулыш аларга ярдәм итеп, тырмалау, чүп җыю эшләре башкарыла.
-
Иске Кәшер балалар бакчасы да конкурста катнаша
Иске Кәшер "Миләш" балалар бакчасында узган Көлке көне бик күңелле узды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачып, төрле уеннарда катнаштылар. Фотографияләрен конкурска җибәрделәр, конкурста җиңүче "лайк"лар буенча билгеләнә.
-
"Минем машина яхшырак",- ди Сарманнан Шамиль
Безнең конкурсыбызда әлегә иң яшь катнашучыбыз да кызыклы фотографиясен җибәрде. Сарманнан 3 яшьлек Шамиль Галимҗанов әтисенә үзенең уенчык машинасының яхшы якларын аңлата. Фотоконкурсның җиңүчесе "лайк"лар саны буенча билгеләнәчәк.
-
Петровка- Завод авылында 1 нче апрель көнен билгеләп үттеләр
1 апрель - көлке көне уңаеннан Петровка- Завод авыл китапханәсендә "Көлке шоу" дип исемләнгән мәзәкләр конкурсы үтте. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Сарманда язгы чакырылыш комиссиясе эшен башлады
Бүген хәрби хезмәткә чакырылыш буенча комиссия үз эшен башлап җибәрде. Комиссия членнары язгы чакырылышка тәкъдим ителгән егетләрне кабул иттеләр. Эш барышында булачак солдатларның теләкләре тыңланды. Шунысы горурлык хисе тудыра: егетләр армия хезмәте үтәргә әзер, аны Ватан алдындагы изге бурыч итеп кабул итәләр. Комиссия каршына баскан 24 егетнең өчесенә, аграр көллияттә...
-
Конкурска кызыклы фотоларыгызны җибәрергә ашыгыгыз!
1 апрель - Көлке көне алдыннан без кызыклы фотоконкурс игълан итәргә булдык. Ул киләсе атнаның җомга көненә, ягъни 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда катнашу өчен кызыклы фотоларны sarmangazetam11@mail.ru адресына җибәрергә кирәк. Үзегез турында язып җибәрергә дә онытмагыз. Фотоконкурсның җиңүчесе "лайк"лар саны буенча билгеләнәчәк.
-
"Шәфкать" хезмәткәрләре үз һөнәрләрен яхшы беләләр
27 март көнне «Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә, социаль хезмәт алучылар арасында йогышлы чир белән авыручылар яки азык продуктлары белән агулану очракларында, персоналның эш тәртибе буенча уку һәм өйрәтү үткәрелде. Тренировкада 35 хезмәткәр катнашты. Нәтиҗәдә хезмәткәрләрнең һөнәри белемнәре югары булуы, авыру ачыкланганда дөрес эш итүләре ачыкланды. Үзәктә социаль хезмәт...