31 март 2015 яңалыклары
-
«Шәфкать»тә кәрҗин дә үрәләр
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр хезмәт белән дәвалау дәресләрендә үзләре дә мастер-класслар үткәрәләр. Әлмәттән Гөлчирә Мөхәмәтҗанова ял итүчеләргә кәгазьдән, гәҗитләрдән кәрҗин үрү серләрен төшендерде. Әлеге шөгыль кул чуклары хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итә, тынычландыра. Сәламәтлекләрен ныгытучы һәркем бу чарада бик теләп катнашты. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Сарман балалары Габдулла Тукай әкиятен зур экранда карадылар
31 март конне «Сарман» кинотеатрында «Лилия» балалар бакчасы балаларына Г.Тукайнын «Шурәле» әкияте буенча төшерелгән мультфильм күрсәтелде. Мультфильмдә сүрәтләнгән табигать матурлыгын, Шүрәле һәм Былтыр белән булган могҗизаны балалар зур кызыксыну белән карадылар. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Район газетасына очсыз бәягә язылуның азакы көне! Язылып калырга ашык
2015 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга вакытыннан алда язылу бара. Вакытлы матбугатка, шул исәптән район газетасына да, почта хезмәтләре күрсәтү, кәгазь хаклары арту сәбәпле,1 апрельдән яздыру бәяләре артачак. Шуңа күрә, озакка сузмыйча, район газетасына язылып куйсагыз, күңелегез тыныч булыр. Бер көн вакыт калып бара. ӘЛЕГӘ ТҮБӘНДӘГЕ БӘЯЛӘРДӘН ЯЗЫЛА АЛАСЫЗ: аерым кешеләр...
-
Иске Кәшернең балалар ансамбле Республика фестивалендә катнашты
28 март көнне Иске Кәшер мәдәният йортында "Асылташ" балалар фольклор ансамбле «Моңлы тамчы» III Республика фестивалендә катнашты, фестивальнең беренче өлеше Карабаш эшчеләр поселогында узды. "Асылташ" "капка төбендә кич утыру" программасы белән чыгыш ясады. Катнашучыларны иртәнге һәм төшке аш белән сыйладылар. Икенче өлеше Бөгелмә шәһәрендә узды, музейга экскурсия, уенлы күңел ачу...