19 март 2015 яңалыклары
-
"Сарман" агрофирмасында техник карау үтте
Бүген «Сарман» агрофирмасында тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм аларның арбаларына техник караулар узды. Ул «Марс» (Янурыс), «Үрнәк-Айтуган» (Мортыштамак) ХПКларында, «Әлмәт-Кәүҗияк» бүлекчәсенең «ХПК-1» да һәм Сарман МТСында үтте. Анда дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге начальнигы Альберт Сәлахов, «Сарман» агрофирмасының җитештерү буенча директор урынбасары Илшат Һадиуллин, агрофирманың баш инженеры Илшат Нургалиев, «Марс»...
-
Сарманда комиссия утырышы узды
Бүген Сарман муниципаль районы Советы кече залында балигъ булмаган балаларны, аларның хокукларын яклау комиссиясенең утырышы узды. Мәгълүмат сайттан алынды
-
Районда ветераннарга бүләкләр тапшыру дәвам итә
Азалак авылында яшәүче Хәмидуллин Сәмигулла Хәмидулла улына, Илексазда гомер кичерүче Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улына Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның юбилей бүләкләре тапшырылды. Морбаштан Шәвәлиев Әхнәф Гали улы да шундый истәлек бүләгенә ия булды.
-
Илексазда "Нәүрүз"бәйрәме узды
Аны "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре бик эчтәлекле, һәркемгә ошарлык итеп оештырганнар. Балалар өчен төрле ярышлар, конкурслар бик кызыклы үтте. Җырларның да бәйрәмдә күңелгә дә яз алып килердәйләре яңгырады. Кыш бабай белән саубуллашканнан соң, Нәүрүзбикә керде, изге теләкләрен җиткереп, имин язлар, кояшлы көннәр теләде. Бәйрәмдә катнашучылар карга боткасыннан...
-
Нөркәй китапханәсендә кызыклы әңгәмә узды
Нөркәй авыл китапханәсендә 1 - 4 класс укучыларына "Су - җирдәге тереклекнен нигезе" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең максаты: укучыларда су турындагы белемнәрне ныгыту, табигатьтә су, аның үсемлекләр, хайваннар, кешеләр тормышындагы ролен аңлату; табигатькә, яшәү чыганагы булган суга, су байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү. Мәгълүмат сайттан алынды
-
Из 39 призовых мест сармановцы заняли 11
5-6 марта в г.Нижнекамск прошел зональный тур 15-го открытого республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства «Созвездие» - «Йолдызлык». Почти 1000 юных исполнителей из Сармановского, Заинского и Нижнекамского районов на протяжении двух дней демонстрировали свое мастерство в вокальном, танцевальном жанре и в жанре художественного слова. Самые талантливые из них участвовали в...
-
Түбән Камада тәрбияче балаларны идәндә йоклаткан
Бер тәрбияче тыңламаган балаларны көндезге ял вакытында салкын идәндә йоклатып «тәрбияләгән». Бу хәл февраль азагында Түбән Камада була. Дүрт бала тәрбияченең үзләрен идәндә йоклатуын һәм өстәвенә бүлмәдә тәрәзәне ачып куюын сөйләп бирәләр. Кайберләре бу очрактан соң авырып китә. Әти-әниләр чаң суга. Прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Хәзерге вакытта тәрбияче эштән азат ителгән....