18 март 2015 яңалыклары
-
Күтәмәле авылында сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырдылар
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сахипова һәм Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Илүс Вахитов ветераннар янына бардылар. Алар Күтәмәле авылында яшәүче Миннәхмәт Мөхәммәтдинов һәм Яңа Имәндә торучы Касыйм ГайнимөхәммәтовкаТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңү уңаеннан юбилей бүләкләрен тапшырдылар.
-
Сарман аграр көллияте базасында WorldSkills Russia региональ чемпионатының сайлап алу туры уза
Бүген Сарман аграр көллияте базасында «Тракторчы-механизатор» компетенциясе буенча WorldSkills Russia региональ чемпионатының сайлап алу туры үтә. Мондый ярышлар Татарстанның көллиятләрендә һәм техникумнарында февраль аенда башланды. WorldSkills хәрәкәте коммерция белән бәйле түгел, аның максаты булып эшче һөнәрләре престижын һәм һөнәри белемне үстерү булып тора. Автотрактор паркында уза торган ярышларда республиканың 25...
-
Петровка Завод авылында "Нәүрүз" бәйрәме узды
Петровка Завод авылында 15 мартта мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән "Нәүрүз" бәйрәме уткәрелде. Бәйрәм чәй табыны, коймак пешеру, концерт номерлары белән үрелеп барды. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
"Сарман"лы булырга ашык
2015 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга вакытыннан алда язылу бара. Вакытлы матбугатка, шул исәптән район газетасына да, почта хезмәтләре күрсәтү, кәгазь хаклары арту сәбәпле,1 апрельдән яздыру бәяләре артачак. Шуңа күрә, озакка сузмыйча, район газетасына язылып куйсагыз, күңелегез тыныч булыр. ӘЛЕГӘ ТҮБӘНДӘГЕ БӘЯЛӘРДӘН ЯЗЫЛА АЛАСЫЗ: аерым кешеләр өчен............................................456 сум бер айга язылу...
-
Райондашыбыз Дамир Гарифуллинның яңа китабы
Дамир Гарифуллинның яңа китабы бастырылып чыкты. Бу китапта ул үзенең Бөек Ватан сугышында катнашкан абыйсы Гокәшә Хәйруллинның шигырьләрен туплаган. Шулай ук, китапта абыйсының Франциядәге макизар дуслары Гомәр Асибаков, Раян Зәбиров, Гаян Әхмәтшин һәм " Идел- Урал" буенча якын танышы Кыям Җәгъфәров, Муса Җәлилнең көрәштәше Зиннәт Хәсәнов турында да махсус язмалар...