17 март 2015 яңалыклары
-
Якташыбыз Гарипова Светлана 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
2015 нче елның 15 нче мартында үзенең 60 яшьлек юбилеен Сарман районы ГХАТ бүлеге ветераны Гарипова Светлана Касимовна билгеләп үтте. Ул 30 елдан артык ГХАТ җитәкчесе булып эшләгән. Аңа профессиональ һәм кешелек сыйфатлары хас. Үз эшен яратып башкарган, кешеләргә ярдәм итәргә омтылган Светлана Касимовна хезмәтәшләре арасында да хөрмәт казанган. Юбилее...
-
Иске Кәшер мәктәбендә хәйрия концерты узды
Кешегә ярдәм итү- ул зур тәрбия чарасы. Балалар тәрбияләүче укытучылар өчен бик тә мөһим эш бу. Укытучы үрнәгендә генә бала шәфкатьле була ала. 7 нче март көнне бәйрәм алдыннан, Иске Кәшер урта мәктәбенең рус теле укытучысы Гөлназ Альфредовна, башлангыч класс укытучысы Фәридә Әнваровна, 7 нче класс укучысы Фатихова Алсу, шушы...
-
Сарман китапханәсендә яңа төрле абонемент эшли башады
Хөрмәтле китап сөючеләр! Китапханәгә килә алмаучы китап укучыларга китап һәм вакытлы матбугатны өйләргә китереп бирү хезмәте башкарыла. Белешмәләр өчен тел.: 2-51-72, электрон адрес: sarmok1@mail.ru
-
Районда күпъеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыру эшләре башланды
Район агрофирмаларында күпъеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыру эшләре башланып китте. Алар район тарихында беренче тапкыр шулай иртә башланды - "Сарман" һәм "Җәлил" агрофирмаларында эшкә - 14 мартта, "Нөркәй" агрофирмасында 17 мартта тотындылар. Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.
-
Җәлилдә ветераннарны бүләкләделәр
Җәлил бистәсендә яшәүче 12 сугыш ветераны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңү уңаеннан юбилей бүләкләрен алды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, Җәлил бистәсе җирлеге башлыгы Ирек Вафин, бистә Советы эшләре белән идарә итүче Эльза Булатова, һәрберсенең йортында булып, ветераннарның үзләре белән очраштылар, сувенир...
-
Сарман музее "Нәүрүз" бәйрәменә чакыра!
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее "Нәүрүз" бәйрәменә чакыра. Кышны озатып, күңел ачып кайтыгыз! Башлана 20 март көнне сәгать 13:00 !
-
Иске Имәндә волейбол ярышлары узды
14 март көнне Иске Имән авыл җирлегендә Илдус Нуриев истәлегенә волейбол ярышы булып узды. Анда Нөркәй, Саклаубаш- Өчөйле ,Имән -Тәкермән , Имән авылы егетләре командалары катнашты. 1 урында-Нөркәй егетләре командасы, 2 урында Саклаубаш-Өчөйле командасы,3 урынны Тәкермән- Имән авылы егетләре командалары яулады. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Зур Нөркәйдә Вәсимә Хәйруллинага багышланган кичә узды
Зур Нөркәйдә Әдәбият елы уңаеннан "Шушы җирнең мин бер кызы" дип исемләнгән якташыбыз шагыйрә Вәсимә Хәйруллина иҗатына багышланган кичә булып үтте. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Валиуллина Фәния ачып җибәрде. 8 класс укучылары Хайруллина Айгөл һәм Салахова Ләйлә бик матур итеп Вәсимә апаның иҗат тормышы белән таныштырдылар. Мәктәп укучылары...