12 март 2015 яңалыклары
-
Мәгариф өлкәсенә соравың булса, редакциягә шалтырат!
«Җитәкчегә соравым бар» Рубрикабызга сораулар кабул итү дәвам итә. Мәгариф өлкәсенә - балаларга мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә белем һәм тәрбия бирү, туклану һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сорауларыгыз булса, дүшәмбе көнне - 16 мартта редакциягә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 2-42-33 телефоны аша шалтыратып бирә аласыз.
-
Югары Чыршылыда күңелле бәйрәм узды
7 март көнне Югары Чыршылы мәдәният йортында 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Тормыш яме сез - хатын-кызлар" исемле кичә үткәрелде. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Мортыш- Тамакта ветераннарга юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды
11 март көнне Мортыш-Тамак авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру тантанасы үткәрелде. Юбилей медальләрен Сарман муниципаль районы Аппарат җитәкчесе Валиев Ф.А. һәм авл җирлеге башлыгы Ахметгараев М.Н. тапшырдылар. Тулырак фоторепортажны карагыз: Мортыштамак авыл җирлегендә юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды
-
Сарман халык театры "Таңсылу" Диплом белән бүләкләнде
10 март көнне Сарман район мәдәният йортының "Таңсылу" балалар халык театры Туфан Миннуллинның «Акбай һәм сарык малае» әсәре белән Мөслимдә үткән балалар театр коллективлары һәм курчак театрларының XV Республика "Иделкәем" конкурсының зона сайлап алу турында катнашты. 2 пәрдәлек бу әсәрне сәхнәгә Илмира Салихова куйды. Коллектив Катнашу һәм башкару осталыгы өчен...
-
Азалакта авыл җыеннары үтте
Җыенда язгы һәм җәйге янгын куркынычлыгы һәм ташу вакытынды су басу турында сөйләшенде. Мәгълүмәт сайттан алынды