10 март 2015 яңалыклары
-
Александровка авылында хәйрия концерты узды
7 мартта Александровка мәдәният йортында 8 март Халыкара хатын- кызлар көненә багышлап хәйрия концерты оештрылды. Бәйрәм концерты җыр, бию, кызыклы театральләштерелгән күренешләр белән үрелеп барды. Бәйрәмнән җыелган акчалар Гүзәл Галеевага ярдәмгә китте. Мәгълүмәт сайттан алынды: Александровкада хәйрия концерты узды
-
Сарман баскетбол командасы 2 нче урын яулады
Сарман баскетбол командасы республика ярышларында 2 нче урын алып кайтты. Ярыш 5 мартта башланды, Мамадышта узды. Беренче көнне Әгерҗе белән уен, 46- 20 исәбе белән, Сарман командасына җиңү китерде. Шулай ук, икенче уенда сарманлылар Мамадыш командасын 56- 36 исәбе белән җиңделәр. Өченче уенда Актаныш командасына 59- 49 исәбе белән җиңелеп,...
-
Азалакта "Парлы гомер" дигән кичә узды
7 март көнне Азалак мәдәният йортында Ханиф һәм Шаргыя Габдерәхимовларның бергә гомер иткәннәренә 55 ел тулу уңаеннан "Парлы гомер" дигән кичә үткәрелде. Кичәдә юбилярларны Азалак башкарма комитеты секретаре Харисова Альфинур, ветераннар советы рәисе Фарлукшина Мөҗәлия, балалары, оныклары котладылар. Аларга багышлап биюләр, җырлар, шигырьләр башкарылды. Мәгълүмәт сайттан алынды: "Парлы гомер"
-
Каташ- Каранда бәйрәм концерты узды
Каташ-Каран мәдәният йортында 8 март уңаеннан "Язгы кояш сезгә нур сипсен" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.
-
Сарманга популяр җырчы Иркә килә!
Район мәдәният йортында 12 мартта 19:00 эстрадыбызның популяр җырчысы- Иркә концерты узачак. Өр-яна концерт программасының махсус кунаклары - Мөнир Рахмаев, Айдар Галиаскаров, Алина Даутова! Рәхим итегез!
-
Саклаубаш авылында зур концерт узды
8 нче март көнне Саклаубаш Мәдәният йортында Халыкара хатын-кыз бәйрәме үтте .Бәйрәмгә багышлап сәхн һәм хезмәт ветераннары көче белән зур концерт куелды.Концерт авыл халкының күңеленә хуш килде. Концертны оештыручылар: Ветераннар Советы рәисе Мортазин Гомәр Мәгдәнүр улы, аның тормыш иптәше Мортазина Рәмзия Хәйдәр кызы һәм Хайретдинова Зәкия.
-
Ел хатын- кызын ачыкладылар!
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең нәкъ менә халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан үтүе әлеге чарага аерым бер әһәмият өсти. Ел саен анда безнең районыбыз гүзәлләре дә катнашып, үзләренең булганлыкларын исбатлыйлар. Азнакай шәһәрендә уздырылган зона бәйгесендә катнашып, үз номинацияләрендә җиңгән Нурия Гыйльфанова, Ринат Шәрәфетдинов район данын республикада якладылар. Дүрт...
-
Өчөйле Саклау авылында концерт булды
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында 8 март бәйрәме уңаеннан балалар катнашында концерт узды.
-
Зур Нөркәйдә 8 Март бәйрәме узды
8 Март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мәктәп спортзалында Зур Нөркәй авыл җирлегенә караган оешмалар арасында "Булдырасыз, ханымнар!" исемле конкурс үткәрелде. "Энергия" һәм " Оптимист" командалары төрле ярышларда үзләренең көчләрен сынадылар, күңелле эстафеталарда катнаштылар. "Утырмада", "Кыргаяк" дигән уеннарда "Оптимист" командасы җитезлек күрсәтсә, урыннан этенү, аркан тартышуда "Энергия" командасы көчлерәк булып чыкты....