4 март 2015 яңалыклары
-
"Сарман" кинотеатрында гаиләләргә "Ана капиталын" тапшырдылар
Бүген "Сарман" кинотеатрында тантаналы шартларда "Ана капиталы" сертификатларын тапшыру булды. Гөлнара һәм Айзат Хаҗиевлар, Гөлнара Мәхмүтова һәм Фәрит Шәйдуллин, Гөлгенә һәм Радик Миргасимовларга сертификатларны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район пенсия фонды идарәсе начальнигы Асыляр Харисов тапшырдылар. Очрашуны ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина алып барды. Тантана кунакларына ЗАГС бүлегенең,...
-
Бәйгенең икенче катнашучысы төрле җиләк- җимеш кайнатмасы алып килде
Кайнатмалар бәйгесендә тагын бер катнашучы. Абрикослы, чияле, кызыл шомыртлы кайнатманы татып карап, тавыш бирергә ашыгыгыз! Шулай ук, үзегезнең кайнатмаларыгызны да алып килегез!
-
Җәлил бистәсендә сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү тантанасы үтте
Тантанада өлкәннәргә юбилей медальләре тапшырдылар. Мәдәният сараенда югары дәрәҗәдә оештырылган бу очрашу матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды, бертуган Шакировларның моңлы гармун тавышлары өлкәннәребезне гүя яшьлекләренә алып кайтты. Муниципаль район башлыгы урынбасары Гузәл Гәрәева иң элек барлык ветераннарны да якынлашып килүче зур бәйрәм белән тәбрик итте, изге теләкләрен җиткерде....
-
Сарманлылар янгын чыкмасын өчен нәрсә эшләргә икәнен беләләр
Янгын бер кешене дә аямый. Аның белән саксыз эш итү, гамьсезлек көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә. Кешеләр үлеме белән тәмамланучы янгын очракларының төп сәбәпләре - көнкүреш электр приборларыннан дөрес итеп файдаланмау, урын-жирдә тәмәке тарту, балалар шуклыгы. Янгын куркынычсызлыгын кисәтү, булган кимчелекләрне бетерүне контрольлдә тоту максатыннан, Сарман гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтә...
-
Сәлимгәрәева Вәсилә апаның чигү эшләрен чит илләрдә дә яраталар
Сәлимгәрәева Вәсилә апаны безнең районыбызда гына түгел, ә бөтен республикабызда беләләр. Әле республикада гына түгел! Аның чиккән сөлгеләре, кулъяулыклары илебезнең төрле төбәкләренә юл ала. "Алар белән бергә дөнья буйлап әбиемнең күңел җылысы, кешеләргә булган мәхәббәте, буыннан - буынга күчкән мирасыбызга булган хөрмәте, халкыбызның гореф-гадәтләренең, hөнәрләренең, осталыгының югалмавына, киләсе буыннарга күчүенә...
-
Зоя Чернова кул эшләренә бик оста
Зоя Чернова ветеринария берләшмәсендә техник хезмәткәр булып эшли. Ул кул эшләре белән бик яратып шөгыльләнә. Бигрәк тә аның аккошлары һәм чәчәкләре күз явын алырлык матур була.
-
Минзәләбаштан Илһамова Җәвидәнең чәкчәкләре телне йотарлык
Илһамова Җәвидә Фатых кызы Иске Минзәләбаш авылында яши. 35 ел мәктәптә укытучы булып эшләп, хәзерге көндә лаеклы ялда. Буш вакытларында гаиләсен тәмле ризыклар белән сыйлый. Иң дан тоткан ризыгы- ЧӘКЧӘК. Аның чәкчәге безнең районда гына түгел, хәтта чит илләрдә дә туй өстәлләренең олы күчтәнәче.