3 март 2015 яңалыклары
-
Районда укучыларга наркотикларга каршы көрәш турында кинофильмнар күрсәтелде
Мортыш-Тамак, Ләке, Катыш-Каран һәм Карашай-Саклау гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларына сәламәт яшәү рәвеше буенча роликлар һәм наркоманияга каршы көрәш турында «Дурь» кинофильмы күрсәтелде. Фильм балаларга наркотиклар кулланучыларны бары тик махсус белгечләр һәм психологлар ярдәмендә генә дәвалап булуы турында сөйли. Мәгълүмәт сайттан алынды: Кинофильм күрсәтелде.
-
Районда сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды
Районда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында үткәрелүче чараларның берсе - сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру тантаналары башланды. Аларның берсе бүген район үзәгендә «Сарман» кинотеатрында узды. Тулырак мәгълүмәтне газетабызның киләсе санында укыгыз.
-
Районда предприятиеләр һәм оешмалар киңәшмәсе узды
2 март көнне район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән агымдагы мәсьәләләр һәм киләчәк вакыт өчен бурычлар кую буенча атналык киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә түбәндәге сораулар буенча фикер алышынды: 1. Сарман районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының 2014 елга эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга мәсьәләләр. 2. 2015 елның 11-12 мартында Сарман муниципаль...
-
Район мәдәният йортында әдәби сәгать узды
2 нче март көнне район мәдәният йортында театр студиясенә йөрүче балалар белән "Туган телем- Тукай теле" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Студия җитәкчесе Илмира Салихова балаларга туган телне саклау, ярату һәм хөрмәт итү турында әңгәмә үткәрде. Яңа басылып чыккан шигырь китапларына күзәтү ясады. Балалар татар шагыйрьләренең төрле елларда иҗат ителгән...
-
Сарман укучылары экологик конференциядә катнаштылар
26-27 нче февраль көннәрендә, Карашай-Саклау мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Лотфуллина Алия һәм Мортыш-Тамак мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Закиров Артур укучыларның ХХI Идел буе фәнни тикшеренү экологик конференциясе эшендә уңышлы катнашып, Дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Аларның фәнни җитәкчеләре Галиева А.М. һәм Мәхмүтов Н.Ә.
-
Шыгайдан Гүзәл Галиеваның кулыннан килмәгән эш юк
Шыгай авылыннан Галиева Гузәл кул эшләре белән шөгыльләнергә бик ярата. Хат, газета, журналлар тараткан арада кәрзиннәр үрергә, сәйләннән чәчәкләр һәм тагын әллә нинди гаҗәп әйберләр ясарга өлгерә. Кызлары Илүзә һәм Азалия әниләре белән бик горурланалар.
-
Сарманлылар өчен тавыш бирик
Райондашларыбыз "Болгар радиосы" уздырган "Могҗиза көткәндә" дип аталган конкурста катнашалар. Сылтамадан узып, тавыш бирә аласыз: ""Могҗиза көткәндә"- фотоконкурс.