2 март 2015 яңалыклары
-
Сарманнан Резида Мирзасалихова бик оста пешекче
Сарман авылында яшәүче Мирзасалихова Резида Ләздәт кызы үзәк шифаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Үзенең хезмәтен чын күңелдән яратып башкара. Хезмәттәшләре, авырулар аны хөрмәт итәләр. Шәфкатьле булуы өстенә ул бик оста пешекче дә әле. Аның ризыклары һәрвакыт оригиналь һәм аңа гына хас зәвык, осталык белән әзерләнә.
-
Рангазарда Бөтендөнья песиләр көнен билгеләп уздылар
Бөтендөнья песиләр көне уңаеннан 1 мартта Рангазар авыл китапханәсендә «Минем яраткан песием» исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде. Песиләр турындагы китап күргәзмәсе эшләнде.Укучыларга песиләр турында хикәяләр, шигырьләр укылды. 1-3 сыйныф укучылары яраткан песиләренең рәсемнәрен төшерделәр. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Алоэдан юбилейга бүләк
Алоэ - ныклап тәрбияләмәгәндә дә яхшы үсә торган гөл. Ул Көньяк һәм тропик Африка илләрендә, Мадагаскарда киң таралган. Якын Көнчыгышта аның ботакларын ишек янына элү гадәткә кергән. Бу халыклар алоэ йорт ияләренә озын гомер һәм иминлек алып килә дип саныйлар. Әлеге ышану гөлнең үзлекләре белән бәйле, күрәсең. Алоэ вера, әйтик,...
-
Сарманда комиссия утырышы булды
Бүген, 2 нче март көнне, "Сарман" кинотеатры бинасында балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хоукуларын яклау буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспекторы Фәрит Алиуллин узган ел балигъ булмаганнар арасындагы хокук бозулар һәм күзәтүчесезлек, аларны кисәтү чаралары турында сөйләде. Ведомствоара...
-
Яңа Имән җирлегендә экономияле лампочкалар куйдылар
Яңа Имән җирлегендә районда беренче булып барлык өч авылда да урам утлары экономияле диодлы лампочкаларга күчерелеп бетерелде. Күтәмәле, Яңа Имән, Буралы Чишмә авылларна барлык 71 данә лампа һәм фотореле куелды. Бу эшкә Россиякүләм конкурста җиңгән өчен бирелгән акчалар җәлеп ителде. Бу эшләр безгә ай саен 2500 сум акчаны экономияләргә мөмкинлек...
-
Районда " Җырлы балачак илендә" дип аталган бәйге башланды
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җырлы балачак илендә " дип аталган V район җыр бәйгесенең зона турлары башланды. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Тәмле бәйгедә катнашырга ашыгыгыз!
8 Март уңаеннан уздырылган тәмле бәйге дәвам итә. Катнашмыйча калмагыз! Бәйге турында укыгыз: Март уңаеннан тәмле бәйге дә уздырабыз! Катнашырга ашыгыгыз!
-
Сарман гимназиясендә иң яхшы укытучыларны билгеләделәр
Февраль аенда Нөркәй, Петровка завод, Җәлил зоналарында "Ел укытучысы" бәйгесе үткәрелгән иде. Зоналарда җиңгән 9 укытучы үз көчләрен район турында сынап карады. Нәтиҗәдә "Ел укытучысы" исеменә Сарман урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияте укытучысы Эльмира Рамазанова лаек булды. Ул һәм тагын призер исеменә лаек булган дүрт укытучы - Ләшәү Тамак...