27 февраль 2015 яңалыклары
-
Ринат Рахматуллинның концерты 30нчы мартка күчерелә!
Район мәдәният йортынды узачак Ринат Рахматуллинның концерты 27 нче февральдан 30 нчы мартка күчерелә.
-
"Шәфкать"тә өлкәннәргә күңелсезләнергә вакыт калмый
Сарман "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен төрле чаралар үткәрелеп тора. Дәвалау процедураларыннан бушаган арада концерт, ярышлар, конкурслар, психолог һәм хезмәт белән дәвалау инструкторы катнашында тренинг, дәресләр үтә. Бик кәнагать булган өлкәннәребез: "Ялларыбыз файдалы да, мавыктыргыч та", - диләр . Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Җәлилдән Марина Хамитованың кул эшләренә һәркем сокланырлык
"Әниләргә җитмеш һөнәр дә аз"! конкурсының беренче катнашучысы- Җәлил бистәсенннән Марина Хамитова. "Буш вакыттта, эч пошканда кул эшләре белән күңелемне тынычландырам. Өйдә куяр урын калмады: эшләремне туганнарыма, танышларыма да бүләк итәм",- ди ул. Ике игезәк кызлары Алина белән Аделина да әниләренең кул эшләрен бик яраталар.
-
Районда "соры базар" кыскартылырга тиеш
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында "соры базар"га кагылышлы мәсьәләләр буенча чираттагы киңәшмә узды. Ул видеоконференция режимында үткәрелде. Анда "соры базар" кыскартылырга тиешлеге турында ассызыкланды, бу сорау буенча актив эшләүче һәм артта калган районнар аталды.
-
Юлтимердә Туган тел көненә багышланган дәрес узды
Юлтимер авыл китапханәсендә "Әкият,табышмак,мәкальләр" дип исемләнгән дәрес үтте. Дәрес Халыкара Туган тел көненә багышланды. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Шәрләрәмәдән Мирсаитовлар 55 ел бергә торалар
25нче февраль көнне Шәрләрәмә авылында яшәүче Мирсаитов Рәис һәм Флурә апаларның «Зөбәрҗәт туй»лары булды. Алар 55 ел бергә торалар. Бүгенгесе көндә балаларының кадер -хөрмәтендә гомер кичерәләр. Рәис абый белән Флүрә апаны җирлек башлыгы Наилә Хуҗина һәм Ветераннар советы рәисе Роза Шайгарданова котладылар.