26 февраль 2015 яңалыклары
-
Сарманда хәйрия концерты узачак
1 мартта район мәдәният йортында Җәлил бистәсе Мәдәният сарае хәйрия концерты тәкъдим итә. Концерттан кергән акча бүгенге көндә матди ярдәмгә мохтаҗ булган Җәлил кызы Галиева Гүзәл Гаяз кызының сәламәтлеге өчен тотылачак. Игелекле, изге күңелле тамашачыларыбызны концертка көтеп калабыз. Башлана 19.00 сәгатьтә. Билет бәясе - 150 сум.
-
Сарман районы боксчылары Чирмешәннән призлы урыннар алып кайттылар
21-22 нче февраль көннәрендә Чирмешән шәһәрендә Советлар Союзы Герое Петр Курасанов истәлегенә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бокс буенча 1 нче ачык беренчелек үткәрелде. Анда безнең район спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар. Сарманнан Динар Зыятдинов (2001 нче елгы) 40 килограммга кадәрле спортчылар арасында - беренче, Иске Әлмәттән Азат Минһаҗев (2002...
-
Сарманда “Авылдашлар каләм тибрәтә” дигән кичә үткәрелде
Бүген, 26 нчы февраль көнне, район үзәк китапханәсе Россиядә Әдәбият елы уңаеннан "Сарман" кинотеатрында "Авылдашлар каләм тибрәтә" дигән зур кичә үткәрде. Анда Сарманда яшәп иҗат итүче иҗат әһелләре чакырылган иде. Алар үзләренең иҗатлары турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар, әдәбияткә кагылышлы проблемаларны күтәрделәр. Бу хактагы тулырак материалны газетабызның киләсе саннарының берсендә укырсыз.
-
Бөтенроссия подписка ункөнлегендә район газетасына 2014 елгы бәяләрдән очсызракка язылып була
26 февральдән 7 мартка кадәр барлык почта бүлекчәләрендә Бөтенроссия подписка ункөнлеге уздырыла. Бу вакыт аралыгында абунәчеләр үзләренең яраткан газета-журналларына 2014 елгы бәяләрдән очсызракка языла алалар. Район газетасы «Сарман»га бу көннәрдә 429 сум 36 тиенгә язылырга була.
-
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Җәлилдән Мирдегали Вәлиевка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы» юбилей медале тапшырды
21 февральдә Казан Кремленең тантаналар залында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы» юбилей медальләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Җәлил бистәсендә яшәүче тыл ветераны Мирдегали Вәлиев тә бар иде. Мирдегали аганың тормыш юлы белән газетабызның 27 февраль саныннан таныша аласыз.
-
Раян Әхмәтбаев һәм Азия Хисаметдинова пенсионерлар Спартакиадасында уңышлы чыгыш ясадылар
Татарстан Республикасы үзидарә учреждениеләре җирлегендәге Яшел Үзән шәһәренең "Маяк" комплексында пенсионерларның "Өченче төркем" V Республика Спартакиадасы узды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Бөтенроссия физкультура һәм спорт комплексын оештыруга багышланган иде. Районнан ике Россия пенсионерлар берлеге әгъзалары - Күтәмәле авылыннан Әхмәтбаев Раян, Рангазардан Хисаметдинова Азия катнашты. Алар, өч һәм ике...
-
Бәйгенең беренче катнашучысы яшь нарат күркәсе кайнатмасы алып килде
Без кичә кайнатмалар бәйгесе игълан иткән идек. Бүген беренче катнашучыбыз да бар. Ул яшь нарат күркәсе кайнатмасы алып килде. Ә калганнар бәйгедә катнашырга ашыгырга тиешләр - катнашучылар саны чикләнгән!
-
Сарман картингчысы Артур Заһиров ярышларда беренче урын алды
21 февральда Яр Чаллы шәһәрендә өч этаптан торган "Зима-2015" дип исемләнгән картинг ярышлары узды. Ярышларда Сарман гимназиясе укучысы Артур Заһиров "Микро" классында өч этапта чыгыш ясады. Беренче этапта ул икенче урынны алса, икенче-өченче этапларда җиңүне кулыннан ычкындырмады. Нәтиҗәдә Артур ярышлардан беренче урын алып кайтты. Төп фотода Артур - уртада, беренче...