25 февраль 2015 яңалыклары
-
Юл-патруль хезмәте инспекторлары Җәлилдә рейдка чыктылар
Бүген, 25 февральда, Җәлил бистәсендә юл штрафларын вакытында түләмәүчеләрне ачыклау буенча полиция рейды уза. Анда "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре белән берлектә юл-патруль хезмәте инспекторы Фәнис Әхәтов һәм юл-патруль хезмәте инспекторы-стажер Руслан Сәитов чыктылар. Рейд нәтиҗәләре турында газетабызның алдагы саннарыннан укый аласыз.
-
Каташ- Каранда волейбол ярышы булды
22 февраль көнне Каташ-Каран авыл мәдәният йортында Р.Баязитов истәлегенә багышланган волейбол ярышлары уздырылды. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Җиңүчеләр арасында без дә бар
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" коллективы "Махсус приз" номинациясендә җиңү яулады. Татарстан судьялары Советы рәисе Рамил Шәрифуллин, Югары Суд рәисе Илгиз Гыйләҗев тарафыннан үзәк җитәкчесе Альбина Сабирова тантанада Диплом белән бүләкләнде.
-
Сарманның "Старт" хоккей командасы финалда
Сарманның "Старт" хоккей командасы Азнакайның "Пламя"сын җиңеп, финалга чыкты. Финал Әлмәттә узачак. Уңышлар , егетләр, беренче урынны яулап кайтыгыз!
-
Кәүҗияктә "Әлифба" бәйрәме" күңелле узган
" Чакырган җиргә бар!"- дигән татар халык мәкале. Оныгым Зөһрә " Әлифба" бәйрәменә чакыргач, бик сөенеп риза булдым. Җылы, кояшлы көн, тирә- як ап-ак, гүя табигать тә бүген бәйрәм икәнен искәртә. Бәйрәм буласы 1 нче сыйныф бүлмәсенә кергәч, таң калдым: матур итеп бизәлгән бүлмәдә " Әлифба" кунаклары. Интерактив такта да...
-
8 Март уңаеннан тәмле бәйге дә уздырабыз! Катнашырга ашыгыгыз!
8 Март уңаеннан тәмле бәйге дә үткәрергә булдык әле. Нинди, дисезме? Кайнатмалар бәйгесе. Төрле җиләк-җимешләрдән кайнатма ясау остасы кем икән? Моны ачыклауда иң өлгер хуҗабикәләр катнашачак. Болай диюебез юкка түгел, чөнки бәйгедә редакциягә беренче булып килгән сигез кеше катнашачак. Алар 2 мартка кайнатмалары белән безгә килергә тиеш. Арадан иң тәмлесен...
-
"Сарман гимназиясендә" акция узды
24 февраль көнне МББУ "Сарман гимназиясендә" "Китап уку өчен 2015секунд" акциясе узды. Әдәбият елына багышлан бу чараны үзәк балалар китапханәчеләре һәм башлангыч сыйныф укытучысы Ф.А. Сапожникова әзерләделәр. 2015 секунд буе балалар төрле кызыклы әкиятләрне укыдылар. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
"Әниләргә җитмеш төрле һөнәр дә аз!" дип аталган конкурс игълан итәбез!
8 Март бәйрәме уңаеннан" Әниләргә җитмеш төрле һөнәр дә аз!" дип аталган конкурс игълан итәбез. Редакциягә кадерле әниләрегезнең, әбиләрегезнең, апаларыгызның яраткан һөнәрләре белән шөгыльләнгән вакытта төшкән фотографияләрен җибәрегез. Иң кызыклы һәм матурын""САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" группасында "лайк"лар буенча билгеләячәкбез. Фотографияләрне безнең редакциягә яки sarmangazetam11@mail.ru адресына җибәрегез.
-
Гыйльфанова Расиха белән очрашу узды
Әдәбият елы кысаларында "Шәфкать" комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Үзәк китапханә хезмәткәрләре белән бергә "Әдәби кунакханә"дә "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Расиха Миннегали кызы Гыйльфанова белән очрашу булды. Расиха Гыйльфанова"Чал гомернең алтын көзе" һәм "Күңел буаларын ярдым"китаплары авторы. Расиха ханым тормышта бик итагатьле, тыйнак. Иҗатыннан яктылык бөркеп тора. Табигате...