20 февраль 2015 яңалыклары
-
"Сарман гимназиясе"ндә бәйрәм узды
14 февраль көнне "Сарман гимназиясе"ндә беренче сыйныфлар өчен Азбука һәм Әлифбаны укып бетерүгә багышланган "Азбука - белемгә баскыч" дип аталган бәйрәм узды Тулырак фоторепортажны сылтамадан узып карагыз
-
Нөркәй мәктәбе укучылары музейда булдылар
Туган як тарихы белән таныштыру максатыннан Нөркәй мәктәбе укытучысы Саетова Лилия 8 сыйныф укучылары өчен музейга экскурсия оештырды. Бу очрашуны оештыруда катнашкан барлык әти-әниләргә, укытучыларга, балаларга рәхмәтебезне белдерәбез. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Сарманда медицина хезмәткәрләре киңәшмәсе узды
Бүген, 20 нче февраль көнне, район мәдәният йортында медицина хезмәткәрләренең узган ел нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсе үткәрелде. Аның эшендә Әлмәт районы Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, районның медицина хезмәткәрләре, район үзәк хастаханәсенең баш белгечләре һәм башкалар катнаштылар. Бу хактагы тулырак...
-
Яңа Имән III дәрәҗәле Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнәчәк
Бүген Дмитрий Медведев "Россиянең иң төзекләндерелгән шәһәр (авыл) җирлеге" Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләргә диплом тапшырачак. Церемониядә төзү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министры М.А.Мень, региональ хакимият һәм профиль организацияләр вәкилләре катнашачак. Конкурс 6 категория буенча 144 муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелде. Җиңүчеләр арасында безнең район авыл җирлеге дә бар - III дәрәҗәле Диплом һәм...
-
Сугыш ветераны Ситдыйков Мөхәммәтханга 90 яшь тулды
Рангазар авылында яшәүче сугыш ветераны Ситдыйков Мөхәммәтхан Ситдыйк улы 90 яшен тутырды. Аны олы юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, авыл җирлеге башлыгы Асфан Нуриәхмәтов, авыл ветераннар советы рәисе Гөлүсә Ганиуллина, балалары, туганнары, күршеләре котладылар, ихлас теләкләрен ирештерделәр. Фәрит Мөнәвирович ветеранга Россия...
-
Сарманга Фирдүс Тямаев килә
2-3 март көннәрендә район мәдәният йортына Фирдүс Тямаева килә. Бәясе 350 сум. Күңелле концерт күрәсегез килсә, рәхим итегез!
-
Кәүҗияктә балалар тыл ветераны белән очраштылар
Ватанны саклаучылар көне һәм Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Кәүҗияк авылының "Кояшкай" балалар бакчасының балалары хезмәт һәм тыл ветераны Такыева Мәүлидә әбидә кунакта булдылар. Мәүлидә әбигә хәзер 87 яшь, ялгыз яшәүче кызы Фәйрүзә апа тәрбиясендә яши. Безне бик җылы каршы алдылар, хәл белергә кергән тагы ике күрше әби дә бар...
-
Сарманда яшәүче Өнип Гамировның юбилее булды
Сарман муниципаль районы Сарман авылында яшәүче Гамиров Өнип Гамирҗан улы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Өнип абый 1945 елның 19 февраленда Рангазар авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1962 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, "Җинүче" колхозында баш зоотехник булып эшли башлый. Ул барлык хезмәт юлын яратып башкарган эшенә багышлый. Башкарган...