18 февраль 2015 яңалыклары
-
Җәлил укучыларын Мәскәүгә чакырганнар
"Җәлил гимназиясе" укучылары "Җил гөлчәчәге" исемле халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсында 1 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр һәм Мәскәүгә чакырылдылар. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Рангазарлылар арасында туып үскән Рәфкать Кәрами...
2015 елның 17 февралендә Сарман җирле радио эфирында күренекле язучы Рәфкать Кәрами турында МБУ "Үзәкләштерелгән китапханә" библиографы Гөлнур Мадьярова тарафыннан "Күренекле язучы Рәфкать Кәрами" дип исемләнгән чыгыш ясалды. СССР Язучылар союзы әгъзасы, РФ һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты Рәфкать Кәрамине без "Ашкыну" , "Очар кошлар белән...
-
ООО «Малые деньги с. Сарманово»га эш ачылган
Тикшерү нәтиҗәсендә Сарман районы прокуратурасы ООО «Малые деньги с. Сарманово» эшчәнлеге буенча административ 14.56 КоАП РФ статьясы буенча эш ачты (законсыз рәвешле профессиональ эшчәнлекне башкарганда кулланучыларга займнар бирү). Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Александровкада балалар өчен библиографик дәрес узды
16 февральдә Александровка авыл китапханәсе мәктәп укучылары өчен татар халкының бөек улы герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышлап "Исемең кайтты синең җыр булып" дип исемләнгән библиографик дәрес уздырдs/ Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Сарманлылар гер спорты буенча Татарстан беренчелегендә җиңүләргә ирештеләр
13- 15 февраль көннәрендә Чистай шәһәрендә гер спорты буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда Сарман районын яклап Урта Кәшердән Мортазин Ильшат- 2 нче урын. Сарайлыдан Шакиров Ришат- 2 нче урын. кызлар арасыннан: Сарманнан Хайруллина Алина- 3 нче урын. Урта Кәшердән Шарифуллина Ландыш- 4 нче урынны яулап кайттылар,- дип хәбәр итте тренирлары...
-
Иске Минзәләбаш укучылары экологик конференциядә катнаштылар
16 нчы февральдә А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбеннән 11 нче класс укучысы Нуртдинов Ирек һәм 10 класс укучысы Калимуллина Алия (җитәкчеләре Калимуллина Ә. Н. Һәм Нуртдинова Р. Р.) "Укучыларның А. М. Терентьев исемендәге фәнни экологик конференциянең XXI район туры"нда катнаштылар һәм "Эчтәлекле фәнни-тикшеренү эше өчен" дигән грамота белән...
-
"Дембель альбомы" дип аталган яңа конкурс игълан итәбез!
23 нче февраль бәйрәме уңаеннан "Дембель альбомы" дип аталган конкурс оештырабыз.Солдатта төшкән кызыклы фотографияләрегезне безнең редакциягә яки sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз!